+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
19 гыйнвар 2021, 12:00

Һәркемне – спортка!

2024 елга физик культура белән даими шөгыльләнүчеләр санын – 50 процентка, 2030 елга 70 процентка җиткерү бурычы куелды.

2024 елга физик культура белән даими шөгыльләнүчеләр санын – 50 процентка, 2030 елга 70 процентка җиткерү бурычы куелды.

Күптән түгел генә “Русия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында” Закон кабул ителде. Әлеге документ яшьләрнең яшен янә биш елга үстерә. Атап әйткәндә, хәзер яшьләр исемлегенә 14-35 яшьлекләр керә. Бу 35 яшьлекләрне дә торак белән тәэмин итү һәм яшь белгечләргә ярдәм программасына керүне тәэмин итә. Нәтиҗәдә, республикада яшьләр саны янә 344 мең кешегә артачак. Ягъни бездә бүген 1 миллион 132 мең кеше әлеге категориягә керә. Шулай итеп, бу күрсәткеч буенча без илдә җиденче урынны билибез.

Коронавиус инфекциясе волонтерлар хәрәкәтен тагын да җанландырды. “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” төбәк волонтерлар үзәге пандемия башланганнан бирле эшли. Әлеге вакыт эчендә 5 меңнән артык волонтер 400 меңнән артык кешегә дару һәм азык-төлек белән ярдәм итте.
Башкортстан илдә беренче­ләрдән булып волонтерларның сәламәтлеген страховкалый башлады. Бүген бу тәҗрибәне хәзер илнең башка төбәкләре дә куллана. Бездә төбәк Башлыгы карары нигезендә “Башкортстан Республикасы волонтеры” дигән Почет билгесе булдырылды.
Узган елда республика яшьләре 31 миллион сумлык грант откан. “Таврида” Гомумрусия форумында АРТ-рези­денцияләр төзү буенча төбәк проекты 7,5 миллион сумлык иң зур грантны отты. Шуны да әйтергә кирәк: Русиянең 24 субъектыннан нибары биш җиңүче билгеләнгән иде. Бу исемлектә Башкортстан да бар.
Пандемия вакытында зур спорт чаралары оештырылмаса да, безнең спортчылар зур уңышларга иреште. Семен Елистратов, Айнур Шәйбәков, Алия Әминева, Айгөл Идрисова һәм башкаларның исемнәре безне дөньяга танытты.
Былтыр беренче тапкыр “Авыл тренеры” программасы эшли башлады. Аның ярдә­мендә 36 тренер 600 мең сумлык ярдәм алды.
2019 елдан республика бюджетыннан муниципалитет бюджетларына спорт буенча әзер­лекне тәэмин итүче оешмаларга тапшыру өчен субси­дияләр бүленә башлады. Былтыр 10 муниципаль берәмлек 65,3 миллион сумлык шундый субсидия алды.
Башкортстан “Мәктәпләргә – спорт көрәше” федераль проектының пилот мәйданы булып тора. Бездә бүген шундый 62 мәктәп бар, ә 2024 елга алар саны 200гә җитәчәк.
Спорт корылмалары рейтингы буенча Башкорстан илдә икенче урында тора. Ә беренче урында – Мәскәү.
Үткән елда республика Башлыгы каршында Физик культураны һәм спортны үстерү мәсь­әләләре буенча совет төзелде.
Бу елга исә менә нинди максатлар куелды: киләсе елга республикада яшәүчеләрнең 51,2 процентын даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итәргә кирәк. 2024 елга исә бу күрсәткеч 56 процентка җитәргә тиеш, ә 2030 елга – 70 процентка кадәр.

Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: