-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 гыйнвар 2021, 20:40

"Студент булу яхшы, уку гына комачаулый"

Бүген - Студентлар көне!

Бүген - Студентлар көне!
Бүген - Студентлар көне. Әлеге бәйрәм бик үзенчәлекле вакытка туры килә - студентлар бу вакытта сессия тапшыра. Ләкин сессия генә студент халкын куркыта аламы соң? Әлбәттә, юк. Һәм бүген алар бер өстәл артына янә җыелышып утырып, имтихандагы көлкеле хәлләрне искә төшәрәчәк, киләчәккә планнары белән уртаклашачак.
Студент тормышы турында бик күп әйтемнәр, мәзәкләр бар. Бүген без дә аларны барларга булдык.
Укытучылар бернәрсә дә белергә теләмәүче студентларны да, күп белергә теләүчеләрне дә бик нык яратмый.
Кыюлык - укытучы белән "4"ле билгесе өчен әрләшү ул. Шул ук вакытта син үзеңнең "икеле"лек тә белмәвеңне яхшы аңлыйсың.
Намус - ул байлык, ә студентлар, билгеле булганча, ярлы халык.
Студентлар һәм акча - бергә була алырдый нәрсәләр, әмма аларның вакыты бик чикле.
Өченче тапкыр сессиясен тапшыра алмаган студентларның теленнән "Век живи - век учись" дигән әйтем юкка чыга.
Әгәр студент "алмаган" икән, димәк, ул бу әйберне кире кайтармаячак.
Фәннән әле беркем дә үлмәгән, әмма тәвәккәлләргә кирәкми.
Студентның "койрыгын" киссәң, киләсе сессиягә аның яңасы үсәчәк.
Студент булу яхшы, уку гына комачаулый...
Фото: fb.ru
Читайте нас: