Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары өчен 500 урынлык тулай торак ачылды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Октябрь Революциясе урамында Башкорт дәүләт медицина университетының яңа тулай торагын ачуда катнашты. Төбәк җитәкчесе бинаны карап чыкты, булачак табиблар өчен булдырылган көнкүреш шартлары белән танышты һәм БДМУ студентлары белән аралашты.
- Барыннан да элек мин сезне Студентлар көне белән котлыйм, - диде Радий Хәбиров. - Медицина университеты студентларына мөрәҗәгать итәм: сезнең белән бергә узган чор өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең күбегез «кызыл зоналар»да, амбулаторияләрдә, янә волонтёр булып та эшләде. Бу ярдәм бәяләп бетергесез иде. Мин сезгә бик рәхмәтлемен.
Төбәк башлыгы университетның яңа тулай торагында ремонт сыйфатын югары бәяләде һәм шундый дәрәҗәгә 5000 урынга исәпләнгән югары уку йортлары кампусын проектлаучы архитекторлар юнәлеш алачагына да ышаныч белдерде. Аны Уфаның Дим районында төзергә планлаштыралар.