Республиканың югары уку йортларында соңгы елларда бюджет урыннары күзгә күренеп артты.
Үткән уку елы укучылар һәм студентлар өчен җиңел булмады. Шулай да, кыенлыклар булса да, дистанцион белем алуга һәркем җаваплы карады. Ә менә студентларның күбесе быелгы уку елын да өйдә башлады.
1 сентябрь көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укучыларны һәм студентларны Белем көне белән котлады. Ул укучыларны җаваплы булырга һәм коронавирус таралуын булдырмас өчен “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән барлык хәвефсезлек чараларын үтәргә чакырды. Радий Хәбиров, дистанцион укуга карамастан, быел югары сыйныф укучылары БДИга лаеклы әзерләнде, дип билгеләп үтте. Алар арасында 124 укучы йөз балл җыюга ирешкән: бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк.
Төбәк җитәкчесе өлкән сыйныф укучыларын тырышып укырга һәм урындагы вузларга укырга керергә өндәде.
— Без быел ук үзебезнең югары уку йортларында бюджет урыннары санын 1,5 меңгә диярлек арттырдык. Киләсе елда 2 меңгә якын арту көтелә. Һәм шулай ел саен бу санны үстерәчәкбез. Бу нәрсә турында сөйли? Сезнең республика вузларына укырга керү мөмкинлеге күбрәк булуы турында. Һәм иң мөһиме — сез монда яшәячәксез һәм әти-әниләрегездән аерылмаячаксыз, — диде Радий Хәбиров.
Әле 3-4 ел элек кенә абитуриентларның чит өлкәләргә күпләп китүе турында сөйли идек. Әлбәттә, бу шунда ук берничә юнәлеш буенча күрсәткечләрне дә төшерде. Бездә яшьләр саны бик нык кимеде, демография үсеше берникадәр тукталды. Билгеле, белем алырга киткән яшьләрнең берникадәре генә туган якка әйләнеп кайта, күбесе укыган җирендә эшкә урнаша, шунда ук гаилә кора.
Әлеге проблеманы, чыннан да, катгый контрольгә алырга кирәк иде. Шунда ук бездәге уку йортларының торышы тикшерелә башлады. Ул вакытта бездә бюджет урыннарының бик аз булуы ачыкланды. Әйе, түләүсез белем алу урыннары булдыру гына түгел, уку йортлары бүгенге тормышка кирәкле белгечләр әзерләргә тиеш. Шуңа да заманча һөнәрләргә аеруча зур игътибар бирелә башлады.
Узган елда исә бу өлкәдә зур үзгәрешләр булды. Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның башка төбәкләргә сирәгрәк китүе турында парламент тыңлаулары вакытында республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин да әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, былтыр Башкортстаннан, аннан алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 200 абитуриентка кимрәк киткән. Шул ук вакытта, илнең башка субъектлары университетларын тәмамлаучылар ешрак республикага кайта башлаган. Былтыр студентларның 20 проценты туган җиренә кайтып, эшкә урнашкан, ә 2019 елда бу күрсәткеч 18 процент булган.
— Бу зур аерма түгел. Әмма 2 процент та 70 кешенең туган якка кайтуын күрсәтә, — дип ассызыклады министр.
Чыннан да, яшьләрне республикада калдыру бик зур башлангычлар белән бәйле. Монда, бюджет урыннарын арттыру белән беррәттән, преподавательләр санын үзгәртүгә, уку йортларын яраклаштыруга, студентларны яшәү урыннары белән тәэмин итүгә дә игътибар бүлү кирәк. Билгеле, бу эшләр бер генә елда хәл ителә алмый. Әмма әлеге юнәлештә эшләр соңгы бер-ике елда яңа баскычларга күтәрелде.
2019-20 елларга федераль бюджет ас-сигнованиеләре хисабына Башкортстан вузларына 10191 урын бирелде. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән мондый мәгълүматларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ленара Иванова кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә җиткерде. Шул ук вакытта контроль саннарның төп күләме (67 процент тирәсе) бакалавриатта, специалитетта һәм магистратурада тупланган. 2020-21 елларга Башкортстан югары уку йортларында бюджет урыннары саны сизелерлек артып, 1073кә җитәчәк. Иң күп өстәмә урыннарны Башкорт дәүләт университеты (574), Уфа дәүләт нефть техник университеты (294), Уфа дәүләт авиация техник университеты (185) алачак. Бу — бик мөһим саннар, бөтен ил буенча бюджет урыннары алты төбәктә генә арткан, дип ассызыклады Ленара Иванова. Вице-премьер әйтүенчә, “Башкортстан территориясендә гамәлдә булган югары уку йортлары, хаклы рәвештә, Русиянең әйдәп баручы университетлары арасында лаеклы урын алып тора”.
Шушы ук сүзләрне соңрак Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә дә язып чыкты.
“Башкортстанда, 2019 елдагы белән чагыштырганда, югары уку йортларында бюджет урыннары саны 1,5 меңгә артты. Быел аларның саны 11 меңнән артык. Без югары уку йортларында студентлар өчен бюджет урыннары санын 11747гә кадәр арттырдык (бу узган елдагыга караганда 1556га күбрәк). Моны иң кирәкле юнәлешләр — “Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы” (84 урын), “Машина төзелеше” (138 урын), “Тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия” (72), “Киңкүләм мәгълүмат чаралары” (124), “Мәгариф һәм педагогик фәннәр” (182) буенча эшли алдык”, — диде ул. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2021 елга планнарда — бюджет урыннары санын тагы да арттыру, аларны 13785 урынга җиткерү күзаллана. “Безнең яшьләребез монда — туган республикабызда укырга тиеш”, — дип язды ул.
Республика университетларына кабул итү квоталары өстәлү яшьләрнең белем дәрә-җәсен арттырырга ярдәм итәчәк. Ә бу — ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының төп юнәлеше. Әлеге проект кысаларында Башкортстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка мәгариф учреждениеләре төзелә. Авыл мәктәпләрендә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән “Үсеш нокталары” ачыла. Шул ук вакытта, әлеге проект укучыларның арытаба һөнәр алуын да күз уңында тота. Димәк, мәктәп, балалар бакчаларыннан тыш, һөнәри белем алуны үстерүгә дә игътибар кирәк. Югарыда күрсәтелгән саннар республиканың бу өлкәдә дә актив эшләвен күрсәтә.
Урыс халкының “Кайда тугансың — шунда кирәксең”, дигән әйтеме бар. Чыннан да, яшьләрнең башка өлкәләргә китеп укуы аларның шунда ук торып калуына сәбәпче булды. Ләкин безнең республиканы үстерү өчен яшь, актив, белемле яшьләр кирәк. Билгеле, аларны башка өлкәләрдән дә җәлеп итәргә була. Әмма биредә туып-үскән, үзенең тамырлары белән шушы җиргә тоташкан яшь буын төбәкнең үзенчәлеген, аның проблемаларын, уңышларын кечкенәдән күреп үсә. Бу инде киләчәктә аларның эшендә дә чагылачак. Кыскасы, республиканың үсеше, аның киләчәге бүген уку йортларының эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле булуын онытмыйк.
Гөлия Гәрәева.