Яшь музыкантларга зур сәхнәгә юл яру өчен яңа конкурс оештырыла.
Уфада "Яңа Атланта-2" язгы рэп-фестивалендә катнашу өчен яшь музыкантларны сайлыйлар. Сайлап алу "Уфа-Арена"да оештырылган, анда бу минутларда "FEST Яшьлеге" рэп-башкаручылар концерты уза. «Яңа Атланта-2» зур фестивале бу елның язында узачак, дип искә төшерә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Анда катнашу өчен яшь һәм әлегә киң тамашачыга билгеле булмаган башкаручылар сайлап алына. Абруйлы жюри составында - диджейлар, радиотапшырулар алып баручылар, рэп башкаручылар. Җиңүче биш артист бүгенге эстрада йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге алачак.
Шулай ук аларга иҗатын үстерү һәм популчрлык яулау өчен 100 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр гарантияләнә. «FEST Яшьлеге» чарасына керү бушлай. Сайлап алганнан соң диджейлар сеты узачак.