Яшьләр грантларын алучыларның яше 35 яшькә кадәр озайтылачак. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга 18 яшьтән 30 яшькә кадәр гражданнар акча алырга мөмкин. Әлеге яшьнең үзгәрүе республика Башлыгы Радий Хәбировның кушуы белән бәйле.
— Башкортстан яшьләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында - 1нче һәм илдә 7нче урында тора, - ди Премьер-министр Андрей Назаров. — Шуңа күрә без яшьләр сәясәте мәсьәләләренә һәм яшьләрнең үз-үзләрен ничек тәэмин итүенә зур игътибар бирергә тиеш. Төбәгебездә яшьләрнең никадәр уңайлы үсеш алачагы шушы эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле.
Грантлар 13 юнәлеш буенча бирелә:
1) яшьләрне иҗади-инновация эшчәнлегенә һәм фәнни-техник иҗатка җәлеп итү;
2) дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗ яшьләрне социальләштерү;
3) яшьләрне киңкүләм мәгълүмат чаралары (яшьләр медиалары) эшенә җәлеп итү;
4) дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә белгечләр әзерләүдә ярдәм;
5) халыкара һәм төбәкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү;
6) яшьләрнең һөнәри юнәлеш алуына һәм карьера үсешенә ярдәм итү;
7) яшьләрдә традицион гаилә кыйммәтләрен булдыру;
8) яшьләргә патриотик тәрбия бирү;
9) Русия тәңгәллеген, Русия милләтенең бердәмлеген булдыру, мәдәниятара һәм конфессияара диалогка ярдәм итү;
10) яшьләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү;
11) яшьләр арасында хәвефсезлек мәдәниятен, сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру;
12) яшьләр үзидарәсен үстерү;
13) яшьләрне эшкуарлыкка җәлеп итү.