Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада эш сәфәре белән Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев белән очрашты.
- Республикага күрсәткән ярдәм өчен министрлыкка рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров. - Шуның аркасында без Башкортстанда төзелә торган дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге өчен федераль статус алалдык, ә хәзер зур университет төзүгә керештек.
Сер түгел, югары мәктәпнең үсеш тенденцияләре көндәшлекне катгыйландыруны күздә тота, һәм без читтә калырга теләмәс идек. Дмитрий Афанасьев билгеләп үткәнчә, республика югары уку йортлары аңарда уңай тәэссоратлар калдырган. Ул ассызыклаганча, Башкортстанда мәгариф учреждениеләре, җитештерү һәм хакимият органнары арасында яхшы кооперация җайга салынган.
- Сезнең алда зур юл тора, ләкин мин күрәм, республикада сәяси ихтыяр бар, югары белемнең актуаль тенденцияләрен аңлау, максатларның бердәмлеге һәм үзгәрешләргә уңай мөнәсәбәт бар, - диде Дмитрий Афанасьев.