+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
25 Марта 2021, 06:48

Безнең волонтерлар алдынгылар исәбендә!

2211 волонтер халыкка тавыш бирү өчен ярдәм итәчәк.

Башкортстан - "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты (ФКГС) волонтерлары саны буенча Русиянең ТОП-5 төбәге исәбендә.
2 211 ирекле кеше республика халкына 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен тавыш бирергә ярдәм итәчәк. Катнашучыларның күбесе - Сибай, Күмертаудан һәм Белорет районыннан.
Ольга Биктубаева волонтерлык эшчәнлеге белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Туган Мишкә районында берничә тапкыр "Горурланабыз! Хәтерлибез!" акциясендә катнаша. Бу эш һәйкәлләрне, обелискларны һәм Бөек Ватан сугышы геройларын җирләү урыннарын төзекләндерүга багышлана.
Икенче активист, Максим Кузнецов - Октябрьскийдан спортчы һәм изге эшләр энтузиасты. "Гвардия" хәрби-патриотик клубына кергәч, күбрәк эшләү теләге белән яна башлаган. "Шуңа күрә үземне яңа юнәлештә сынап карарга булдым һәм проектның волонтерлык корпусына гариза бирдем", - ди ул.
Алда волонтерларны укыту һәм әзерлекне раслау көтә.
Читайте нас