Уфаның "Торатау" конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашты. Анда катнашучылар югары уку йортларының әлеге торышы һәм бердәм зур университет оештыру кысаларында яңа мөмкинлекләр турында фикер алышты.
— Башкортстанны көчле фәнни мәктәп, эре федераль университетлары булган төбәкләр уратып алган, ә бездә андый уку йортлары юк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - БашДУ белән УДАТУның кушылуы федераль программаларда катнашырга, өстәмә финанслау алырга мөмкинлек бирәчәк. Ә бу республикада фән һәм мәгариф үсеше өчен яңа офыклар ачачак. Мин 14 ел БашДУда эшләдем, юридик факультет деканы идем. Шуңа күрә югары белемнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белмим. Без фәнне көчәйтәчәкбез, университетларны үстерәчәкбез, шул ук вакытта уникаль вуз традицияләрен саклап калачакбыз. Моны эшләмибез икән, бюджет урыннары кимү һәм студентларыбызның башка төбәкләргә китүе көтелә. Берләшү нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез. Бу эш уңышлы килеп чыкканда, ә без моңа шикләнмибез, «Приоритет-2030» федераль программасы буенча яңа вуз 1 миллиард сум күләмендә грант алачак, — диде республика Башлыгы.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин университетларны берләштерү процессларының хәзер Томск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләрендә актив баруын искәртте.
Арытаба Башкортстан Башлыгы очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.