+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
8 апрель 2021, 17:05

"Яшь профессионаллар"га уңышлар телибез!

Яшьләр белән республика Башлыгы очрашачак.

Яшьләр белән республика Башлыгы очрашачак.
Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында катнашучы Башкортстан Республикасы җыелма командасының потенциаль катнашучыларын республика Хөкүмәте Космонавтика көнендә хөрмәтләячәк. Бу хакта Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
12 апрельдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте команданы хөрмәтләү көнен билгеләячәк һәм 21-25 июльдә башлануга 100 көн кала символик старт бирәчәк. Бу көнне "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, "Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы" (Ворлдскиллс Русия) генеральный директоры Роберт Уразовның 30 апрельгә кадәр Русиядә уза торган сайлап алу республика ярышларында катнашучылар белән очрашуы узачак. Катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән космонавт-сынаучы, Русия Герое Сергей Рязанский мөрәҗәгать итәчәк. Анда якташыбыз, Русия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы Урал Солтановның катнашуы да планлаштырылган.
13.30 сәгатьтә Салават Юлаев мәйданында урам концерты (керү ирекле) һәм чара башланганчы символик "старт бирү" узачак. Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас