+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
12 апрель 2021, 17:02

Яшьләр дә читтә калмады

Уфада Космонавтика көне уңаеннан яшьләр 60 саны булып тезелде.

Уфада Космонавтика көне уңаеннан яшьләр 60 саны булып тезелде.

Уфада кешенең җиһанга беренче очуына 60 ел тулуны флешмоб белән билгеләп үттеләр. Яшьләр берләшмәләре вәкилләре, 96нчы лицейның сигезенче сыйныф укучылары, «Бердәм Русия» әгъзалары һәм тарафдарлары, шулай ук яшьгвардиячеләр «Торатау» Конгресс-холлы янындагы «Ватан» этнопаркы мәйданчыгында 60 саны булып тезелеп бастылар.

«Безнең акция яшьләрдә патриотизм хисен үстерү, үз илебез язмышы белән кызыксыну уяту максаты куя", - дип шәрехләде «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе киңәшчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр палатасы җитәкчесе Зәринә Газизова.

Шулай ук партия ярдәмендә Башкортстан Дәүләт җыелышы каршындагы Яшьләр палатасы Уфаның Октябрь районында яшәүче күпбалалы гаиләләрнең балалары өчен Планетарийга бару оештырылды. Экскурциядән соң кешенең җиһанга беренче очышына багышланган фильм күрсәтелде.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас