+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
14 апрель 2021, 09:32

Волонтерлар җыюга старт бирелде

Уфада узачак чара төрле төбәкләр вәкилләрен башкалага җыячак.

Бүген Уфада бөтен Русия буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2021 IX Милли чемпионатының финалын уздыруда ярдәм итү өчен волонтерлар җыю-туплау эше старт алды.
Чемпионатның Оештыру комитеты илнең барлык төбәкләреннән 1100дән артык кешене чакырырга планлаштыра. Волонтерлар саны буенча әлеге чемпионат иң масштаблысы булачак. Узган елда пандемия аркасында ярышлар дистанцион форматта үткәрелде, шуңа күрә волонтерлар саны 200гә кадәр кыскартылды, ә 2019 елда Казанда волонтерлар саны 1500 кешегә җиткән иде.
WorldSkills Russia-2021 финалының волонтеры булу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Аларны туплау 17 майга кадәр дәвам итәчәк.
Чемпионатта волонтерлар төрле юнәлешләрдә катнашачак, алар арасында:
чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны озата бару,
беркетмә хезмәтләре белән эшләү,
аккредитация,
теркәү.
Аларның белемнәренә һәм тәҗрибәсенә CityVolonteers мәгълүмат станцияләренә хезмәт күрсәткәндә ихтыяҗ булачак. Иреклеләр ярдәме чемпионатның барлык мәйданчыклары эшен оештыруда, ачылу һәм ябылу тантаналарында да кирәк булачак. Чөнки чараны уздыру уңышы һәм аның бөтен илгә нинди тәэсир ясаячагы аларның кунакчыллыгына турыдан-туры бәйле.
Башка шәһәрләрдән килгән волонтерларга оештыручылар яшәү, өч тапкыр туклану, страховкалау һәм кирәкле экипировка белән тәэмин итәчәк.
Волонтерлар өчен нәтиҗәле әзерлек максатларында махсус укыту оештырылды, ул чемпионат, аны уздыру кысаларында волонтерлык эше юнәлешләре турында күбрәк белергә, шулай ук барлык мәйданчыкларны җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирә. Укыту һәм әзерләү Оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Волонтер булу өчен яшь, яшәү урыны, белем дәрәҗәсе һәм һөнәр төре мөһим түгел. Русиядә волонтерлык хәрәкәте актив үсә һәм хөкүмәт тарафыннан хуплана. Анда катнашу белем бирү учреждениеләренә кергәндә өстәмә баллар һәм эшкә урнашканда өстенлек алырга мөмкинлек бирә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас