+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
20 апрель 2021, 09:26

Галимнәр ике вузның берләшүен хуплады

Радий Хәбиров аларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан дәүләт университетының Галимнәр советы утырышында катнашты. Төбәк җитәкчесе БашДУ белән УДАТУ берләшү нәтиҗәсендә алачак мөмкинлекләре һәм берләштерелгән югары уку йортының "Приоритет-2030" стратегик академик лидерлык программасында катнашу перспективалары турында сөйләде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Галимнәр советы әгъзалары күпчелек тавыш белән яңа зур университет булдыру өчен тавыш бирде, ул Русия Федерациясенең югары белем һәм фән структурасында лаеклы урынга дәгъва итә алачак.
- Баштан ук Башкортстан Башлыгы сыйфатында республика үсешенең төрле өлешләрен анализладык, шул исәптән югары белем өлкәсендәге хәлне дә. Әгәр илебез һәм Идел буе федераль округы картасына карасак, безнең янәшәдә урнашкан күп кенә төбәкләрдә көчле федераль, яки тикшеренү университетлары барлыгын күрербез. Ә Башкортстанда бер генә терәк вуз - УДНТУ. Ягъни югары белемне үстерү өчен мөһим карарлар кабул ителгән вакытка без аутсайдерларда калдык. Бу - ачык факт, - диде Радий Фәрит улы.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, Башкортстан Башлыгы БашДУ Галимнәр советы әгъзаларына берләшкән зур университетны төзү башлангычын хуплаган өчен рәхмәт белдерде.
- Бу безнең фикерләребез һәм идеяләребезгә билгеле бер ышаныч кредиты дип исәпләрбез. Бездә нидер барып чыкмаячак дип уйларга нигез юк. Ышанам, барысы да яхшы булыр, - диде Радий Хәбиров. - Әлеге карар кабул ителгән вакыттан бирле без зур, озак, катлаулы, тернәкле юлга керәбез. Әмма без нәтиҗәле киләчәгебез өчен көрәшәбез. Без тырышачакбыз, һәм барысы да килеп чыгачак.
Фото: bashdp.ru
Читайте нас