+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
30 апрель 2021, 06:09

«PRO-движение» яшьләр өчен мөмкинлекләр ача!

Яшьләр уңайлы шартларда эшләсен.

Кичә Уфа районында һөнәри юнәлешкә, эшкә урнашуга һәм "PRO-хәрәкәт" бизнесын ачуга ярдәм итүгә багышланган яшьләр форумы узды. Форум шөгыль эзләүчеләрне, эш бирүчеләрне, эш башлаучы малтабарларны һәм хакимият органнары вәкилләрен бердәм командага җыйды. Чараны «Уфа районының яшьләр үзәге» оештырды.
- Мәшгульлек үзәкләре алдында глобаль бурыч тора - икътисади агентлар ролен үз өстеңә алу, эзләүче һәм эш бирүче ихтыяҗлары өчен яраклашу. Эшкә урнаштыру мәсьәләсендә бәйләп торучы звено булырга тиеш: гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә, гамәлгә ашырылучы программаларда катнашырга булышучыларга да, - дип билгеләп үтте Халыкны эш белән тәэмин итү буенча районара үзәк директоры Нурфаяз Шәймәрданов.
Шулай ук Яшьләр форумында эшсез гражданнар өчен дәүләт хезмәтләре, социаль контрактлар нигезендә эшсезләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтү, Уфа районының эре предприятиеләрендә актуаль вакансияләр, дәүләттән субсидияләр алганда бизнес ачу тәҗрибәсе, уңышлы резюме әзерләү һәм әңгәмә узу мәсьәләләре каралды.
Форумда үзәк районара, Уфа районы буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге вәкилләре, Уфа районының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты, алар арасында «Алексеевский» совхозы, «Поклон» ритуаль хезмәтләр күрсәтү комплексы», «Турбаслы бройлерлары» җәмгыяте бар иде.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас