+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
18 Май 2021, 11:55

Яшь инженерлар киләчәген бүген кайгырта

Уфа дәүләт авиация техника университеты моның өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучылар инженерларның яңа буынын - технологик лидерларны әзерләү рәвешендәге стратегик бурычны актив гамәлгә ашыра.
«ОДК-УМПО» предприятиесе Уфа дәүләт авиация техник университетында яңа буын «Крылья Ростех» инженерларын максатлы укытуның махсус проектында катнашуга мәктәп тәмамлаучылардан гаризалар кабул итә.
Программаның инициаторы булып "Ростех" дәүләт корпорациясе тора. Узган елда пилот проекты Мәскәү авиация институтында (МАИ) эшләтеп җибәрелгән иде, ә бүген башкала югары уку йортының уңышлы тәҗрибәсе 9 төбәк университетына җәелдерелгән, шул исәптән УДАТУда да.
Программада катнашу - өзлексез белем бирү концепциясен үстерүдә яңа дәрәҗә (мәктәп - югары уку йорты - предприятие), нәтиҗәле гомумкорпоратив кадрлар сәясәте формалаштыруга таба зур адым.
- Без студентлар өчен махсус шартларда элиталы инженер белеменең иң яхшы традицияләрен яңартабыз, - ди УДАТУ ректоры Сергей Новиков. - Проект яшьләргә, Уфадан китмичә, дөнья дәрәҗәсендәге белем алырга, шулай ук үз һөнәри траекториясен төзергә һәм көндәшлеккә сәләтле белгечләр булырга мөмкинлек бирәчәк. Без инженерларның яңа буынын "санлы" компетенцияләр җыелмасы белән үстерергә телибез, алар авиадвигатель төзелеше тармагы предприятиеләрендә заманча шартларда эшләргә тулысынча әзер.
Үз көчләрен сынап карарга «Авиацион һәм ракета двигательләрен проектлау» белгечлеген алырга һәм югары технологияле компанияләрдә эшләргә теләүче унберенче сыйныф укучылары чакырыла. Проектта математика, физика, урыс теле буенча БДИның суммар баллы - 210; уртача аттестат баллы - 4тән түбәнрәк түгел; инглиз теле дәрәҗәсе - А2дән түбәнрәк түгел (Comon European Framework of Reference, CEFR) системасы буенча исәпләнә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас