+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 июнь 2021, 19:55

"Без яшьләр өчен тырышачакбыз"

Уфада яшьләрнең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.

Уфада яшьләрнең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.
Бүген Уфада Яшьләр көне алдыннан башкаланың «Арт квадрат» иҗат мәйданчыгында «Җәй. Трендлар. Яшьләр» чарасы узды. Чарада «Бердәм Русиянең яшь гвардиясе», республика Яшьләр сәясәте лигасы, студентлар отрядлары һәм республиканың башка яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Яна Гайдук һәм башкалар яшьләр белән конструктив әңгәмә алып бардылар, проблемалар турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Төрле темалар күтәрелде, әмма алар арасында иң актуальләре Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының ике ведомствога бүленүе, сайлауларда яшьләрнең перспективалары, вакциналану һәм электр самокатлары булды.
Рөстәм Әхмәдинуров күрше төбәк мисалында социаль лифтлар турында сөйләде. Шулай ук спикер яшьләрдә дөрес сәяси караш формалаштыру өчен эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
«Без мондый формаль булмаган шартларда яшьләр белән ешрак аралашырга тиеш. Безнең бурыч - аларга ачылырга, аларны ишетергә һәм ярдәм итәргә мөмкинлек бирү, - дип ассызыклады Рөстәм Әхмәдинуров.
Яна Гайдук билгеләп үткәнчә, комитет яшьләрнең үзләрен күрсәтү, төрле проектларда катнашу, грантлар алу мөмкинлеге күбрәк булсын өчен тырышырга тиеш. "Без яшьләр белән эшләячәкбез, һәрберегезне ишетү һәм сезнең проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирү өчен тырышачакбыз", – диде Яна Гайдук.
Фото: башинформ
Читайте нас: