+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 июнь 2021, 19:57

“Тормышыбызда мәхәббәт белән спорт янәшә атлый”

Яңавыл районында яшәүче Йосыповлар гаиләсе пандемия чорында өйләнешкән һәм яңа башлангычка да нигез салган.

Яңавыл районында яшәүче Йосыповлар гаиләсе пандемия чорында өйләнешкән һәм яңа башлангычка да нигез салган.
27 июньдә җәмгыятебезнең иң актив, яшь, заманча фикерләүче катламы үзенең бәйрәмен билгели. Җәйнең иң матур чагында билгеләнүче Яшьләр көне, чыннан да, матурлыкны, яшьлекне тасвирлый сыман. Әлеге вакытта барлык тереклек яшеллеккә күмелгән, җиләк-җимешләрнең өлгерә башлаган чагы.
Әйе, яшьлек — кешенең иң матур, көчле вакыты. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Яшьләрдә юнәлеш бирү кыйммәтләрен формалаштыру. Проблемалар, традицияләр һәм заманчалык” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Тема буенча фикер алышуда депутатлар, тармак ведомстволары, фәнни берләшмә һәм педагогик корпус, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Парламентның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин чараның модераторы булды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов хәзерге геосәяси шартларда әхлакый югары кыйммәтләрне саклау, патриотизм тәрбияләү мәсьәләсе аеруча актуаль булуын билгеләп үтте.
— Киләчәкне проектлау яшь буын өлешенә туры киләчәк. Аның нинди әхлакый һәм рухи юнәлештә эшләячәге мөһим, — диде ул. — Мәгарифне үстерү һәм тәрбия — дәүләт һәм җәмгыятьнең өстенлекле бурычларының берсе. Кайвакыт яшьләр белән эш сәяси буларак кабул ителә. Бу алай түгел. Теләсә кайсы дәүләт югары кыйммәтләр формалаштыруда катнашырга тиеш. Яшьләр ышандыруга тизрәк бирелә һәм йогынты астына җиңелрәк эләгә. Мәгълүмат кырында безнең өчен ят күренешләр пропагандаланса, без моңа бергәләп каршы торырга тиеш. Сүз экстремизм идеологиясе турында гына түгел, суицидны пропагандалау, наркотиклар куллану һәм теләсә нинди әхлакка каршы гамәлләр турында да бара.
Чарада төп доклад белән Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия эше бүлеге җитәкчесе Татьяна Хурсан чыгыш ясады. Ул санлы технологияләр үсешенә, никах институтын трансформацияләүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә бәйле заман балаларының үз-үзен тотышы мәсьәләләренә һәм кабул итү үзенчәлекләренә тукталды. Докладта мәгариф системасында балалар белән тәрбия эше аерым игътибар үзәгенә алынды.
— Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан республикада Балачак унъеллыгы кысаларында 2021-27 елларга төп чаралар планы проекты эшләнде. Ул республика Хөкүмәтенә кертелде, — диде ул.
— Бу җитди ведомствоара программа, ул мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсенең төп юнәлешләрен үз эченә ала. Шулай ук республика Башлыгы кушуы буенча министрлыкта балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү программасы эшләнә. Әлеге өлкәдә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнүче эшче төркем төзелде. 1 сентябрьгә методик әсбаплар белән бергә программа мәктәпләргә җибәреләчәк. Чарада яшьләргә патриотик тәрбия бирү, педагоглар әзерләү мәсьәләләре һәм башка темалар күтәрелде. Күренүенчә, яшьләрнең киләчәге җитди игътибар үзәгендә. Моны җитәкчелек тә һәрвакыт кабатлый.
Әйе, хокукый яктан яшьләребез якланган, аларның яшәү сыйфатын үстерү өчен зур башлангычларга старт бирелгән. Ә чынында безнең яшьләр бүген ничек яши соң? Шушы сорауга җавап табу максатында без күптән түгел Яңавыл районында булдык.
Ленара һәм Илдар Йосыповларны беренче күргәч тә, менә бит нинди бәхетле пар, дигән уй башка килде. Кулларыннан кулларын алмый, күз карашыннан ук аңлашкан бу парның, чыннан да, бер-берсе өчен өзелеп торуын күрү өчен күп кирәкми. Илдар Айрат улы 1987 елда Омск шәһәрендә туган. Малайга 5 яшь булганда әти-әнисе туган ягы Яңавылга күченеп кайта. Арытаба Илдар бире-дәге дүртенче мәктәпне тәмамлый. Укуын нефть колледжында дәвам итәргә уйлый. Әмма кечкенәдән спортка мөкиббән егет тиз арада ялгышлыгын аңлый һәм Яңавылдагы тренажер залына көрәш буенча инструктор булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының физкультура факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, спортның көч төрләре буенча тренер булып эшли башлый.
Бүген ул биредәге “Юность” физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар укыта. Ул җитәкләгән түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар пауэрлифтинг буенча республикада һәм аннан читтәге төбәкләрдә призлы урыннар яулый. Илдар шулай ук Яңавылның Яшьләр советы әгъзасы, волонтер, җәмәгать эшлеклесе дә.
Ленара Йосыпова 1992 елда Ташкентта туган. Кызга 8 яшь булганда аның да әти-әнисе Яңавылга күченеп кайткан. Урындагы өченче мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан авиация университетына укырга керә ул. Диплом алгач, шул ук шәһәрдә яшәргә дә кала. 8 ел Казанда оператор ярдәмчесе булып эшли. Казан кызга бик ошый, әмма сагыну хисләре бу яратудан да көчлерәк була. Шуңа да ул киләчәген биредә күз алдына китерә алмый. Яңавылга күченеп кайткач, кыз тәүге вакытта нинди эшкә алынырга да белми. Ә беркөнне ул тренажер залына килә. Шунда ул Илдарны очрата.
2019 елның февралендә була бу очрашу. Әмма яшьләр тиз генә кавышмый әле. Ленара бер-ике тапкыр гына әлеге залга шөгыльләнергә килә дә югала. Илдар кызны күпме генә табарга тырышса да, Ленара суга төшеп югалгандай була. Берничә айдан Илдар урындагы Яшьләр сараендагы кинотеатрга килә. Көтмәгәндә, шунда эшләүче Ленараны кабат очрата да инде. Билгеле, бу юлы егет кыюрак була һәм инде кыз белән якыннанрак таныша. Шушы вакытта егеткә көтмәгәндә Яңавыл шәһәре көнендә чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Биредә эшче яшьләр флэшмоб оештырырга тиеш була. Моңа кадәр беркайчан да кулына микрофон алмаган, халык алдында чыгыш ясамаган егет репетицияләр Яшьләр сараенда үтәчәген белгәч, берсүзсез ризалаша.
Менә шулай, мәхәббәтен кулдан ычкындырмау теләге егеткә яңа һөнәри юнәлешләргә дә юл ача. Хәзер инде ул биредә үткән бик күп спорт ярышларын алып баручы да, төрле чаралар оештыручы да. Узган ел яшьләр барлык табигать чәчәккә күмелгән вакытта, май аенда язмышларын бергә бәйләргә була. Әмма коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, яшьләр зурлап туй үткәрә алмый.
— Һәркөн “Госуслуги” порталына кереп, ЗАГСларның кайчан ачылачагын күзәтеп тордык. Һәм, ниһаять, иң беренче дата 19 июньгә ачылды! Әлбәттә, без шул көнне үк язылыштык! Тик тантанага әти-әниләрдән башка хәтта туганнарны да кертмәделәр. Без дә битлекләрдә, перчаткаларда идек. Безгә хәтта бергә биергә дә рөхсәт ителмәде. ЗАГСта киеләчәк битлекләрнең тышына ательеда “мин риза” дигән язу да эшләттек әле, — дип көлеп искә ала бу көнне яшьләр.
Пандемия вакытында Ленарага эшеннән китәргә туры килә. Бүген ул өйдә реклама плакатлары ясау белән шөгыльләнә. Илдар исә шушы ук ФОКта эшләп йөри. — Безнең гаилә тормышыбызның башы илдә барган катлаулы чорга туры килде. Икебез дә “Без бергә” акциясендә актив катнаштык, волонтер булдык. Нәкъ шушы вакытта яңа башлангычка нигез салдык та инде без. Пандемия вакытында, чыннан да, халык бик нык төшенкелеккә бирелде. Ничек тә аларга ярдәм итәргә кирәк иде. “Яңавыл — спорт шәһәре” проекты — нәкъ безне берләштерүгә, кешегә авыр уйлардан беразга гына булса да арынып торырга ярдәм итте. Бушлай булган бу башлангыч безне бик нык берләштерде, безнең аралашу мәйданына әверелде. Тәүдә без аны онлайн форматта оештырдык. Инстаграмм социаль челтәре аша өйдән дәресләр алып бардык. Ә инде чикләүләр бераз йомшартылгач, җитәкчелектән безгә аерым зал бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек, — ди Илдар.
Яшьләр сараендагы спорт залында бүген гаиләләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Биредә ябыгучылар да, сәламәтлеген ныгытучылар да күп. Илдар күнегүләр үткәрсә, Ленара күбрәк оештыру эшләре белән шөгыльләнә. — Хәйриячелеккә нигезләнгән бу проект, чыннан да, күпләргә ярдәм итте. Бүген безгә рәхмәт әйтүчеләр күп. Безнең кешеләргә карата изгелек эшлисебез килде. Бу катлаулы вакытта җылы сүзгә сусаучылар күп булды, — ди Йосыповлар.
Бүген инде Йосыповларны төрле яшьләр чараларына чакыралар. Алар билгеләвенчә, мондый чараларда катнашу аларны тагын да үстерә, тәҗрибәләрен арттыра. Яшьләрнең башлангычы моның белән генә чикләнми әле. Ленара йөгерү белән шөгыльләнгәнлектән, алар йөгерү клубы да оештырган. Һәр шимбә көнне балалар, урта һәм өлкән яшьтәгеләр җыелышып йөгерә, аралаша, күңел ача.
— Киләчәктә дә “Яңавыл — спорт шәһәре” проектын үстерергә планлаштырабыз. Әмма, моннан тыш, хатын-кызлар өчен дә клуб оештыру теләге белән янам бүген. Биредә, кызлар, яшь әниләр өчен төрле мәгълүмати чаралар да оештырылачак, — ди Ленара.
Менә шундый ул безнең яшьләр! Кыска гына вакыт эчендә үз артларыннан күпме кешене дә ияртә ала бит алар. Әфарин, дип әйтәсе генә кала. Куйган максатларыгыз арытаба да тормышка ашсын, Йосыповлар!
Гөлия Гәрәева.
Яңавыл районы.
Читайте нас: