+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
30 июнь 2021, 16:13

"Тик-ток"ны ябарга теләмибез!"

Бүген Владимир Путин социаль челтәрләрнең язмышы турында үз фикерен белдерде.

Бүген "Туры линия" вакытында Владимир Путинга яшьләр дә мөрәҗәгать итте. Аларны социаль челтәрләр язмышы борчый.
- "Тик-ток"ны, "Телеграмм"ны,"Инстаграмм"ны һәм башкаларны ябарга теләмибез. Киресенчә, без аларны үстерергә планлаштырабыз. Әмма аларның кайберләре безне аңламый - менә кайда ул проблема. Әгәр алар безнең илдә эшли икән, безнең законнарга буйсынырга тиеш. Халыкара платформалар белән юридик яктан тиешле аралашу өчен аларның бездә вәкиллекләре булырга тиеш. Әгәр дә алар законга каршы килгән әйберләргә реклама ясый икән, әлбәттә, чаралар күрәчәкбез. Кабатлам әйтәм, аларны ябарга теләк юк. Киресенчә, без аларны үстерергә телибез. Мәсәлән, Телеграмм белән уртак тел таптык та инде. - диде Президент.
Фото: allwordpress.ru
Читайте нас: