Барлык яңалыклар
Яшьлек
1 июль , 15:48

Яшьлекне косметикасыз да саклап була!

Кемнең генә еллар узуга карамастан, яшь булып каласы килми икән! Матурлык индустриясе бу җәһәттән төрле алымнар тәкъдим итә, ә менә табиблар, косметикасыз да тән тиресен бик яхшы саклап була, дип белдергән. Ничек икән?

Кемнең генә еллар узуга карамастан, яшь булып каласы килми икән! Матурлык индустриясе бу җәһәттән төрле алымнар тәкъдим итә, ә менә табиблар, косметикасыз да тән тиресен бик яхшы саклап була, дип белдергән. Ничек икән?

Һәркемне дә диярлек кызыксындырган бу темага "О самом главном" телетапшыруында әңгәмә оештырылды. Медицина фәннәре докторы Татьяна Шаповаленко, алып баручы Наталья Тарасова һәм тапшыруга чакырылган профессор-кардиолог Владимир Подхомутников, косметика продуктларыннан башка да тән тиресен яхшы хәлдә саклап була, дип сөйләделәр.

Медицина белгечләре әйтүенчә, еллар узуга карамастан яшь булып калыйм, дисәң, организмга коллагенның җитәрлек күләмдә кереп торуы мөһим. Коллагенга иң бай азык - ул ит, шуңа күрә дә ул туклану рационыннан төшеп калырга тиеш түгел. Белгечләр сүзе буенча, балык ризыкларында да бу матдә күп. Балыктан ул организм тарафыннан аеруча җиңел үзләштерелә.

Яшьлекне саклауның тагын бер мөһим шарты - тәүлегенә җиде сәгатьтән ким булмаган йокы. Табиб Шаповаленко ассызыклавынча, йокларга кичке сәгать унбердән дә калмый ятарга кирәк.

Өченче шарт - чама белән даими физик күнегүләр ясау.

Дүртенче шарт - җитәрлек күләмдә чиста су эчү.

Организмга коллаген җитмәү йөздә җыерчыклар гына китереп чыгармый, сәламәтлек белән бик күп проблемалар да тудыра: кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килә, буыннары сызлый, сөякләре сынучанга әверелә, өстәвенә, күзләре начар күрә башлый.

Фото: zdorovieinfo.ru