Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров WorldSkills Russia чемпионатының финалын күчерергә кушты. Бу хакта ул бүгенге оператив киңәшмәдә игълан итте.
"Коллегалар, федераль оператив штабта без WorldSkills Russia финалын күчерәбез дип килештек. Июльдә ул булмаячак. Бу атнада аның кайчан булачагын билгеләячәкбез. Бәлки, чараны август ахырына күчерерләр", - диде ул.
Республика җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, барлык планлаштырылган киңкүләм чараларны соңрак вакытка күчерергә кирәк булачак, бу мәсьәләне бүген үк хәл итәргә планлаштыралар. Аерым алганда, ул "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дигән зур чараны үткәрү көнен дә күчерү һәм Бөредәге мәйданны ачу тантаналары турында телгә алды.