-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 июль 2021, 10:14

“Әби мине татарча сөйләшергә өйрәтте”

Борай горурлыгы булган бу интернациональ пар бүген дә күпләргә үрнәк.

Борай горурлыгы булган бу интернациональ пар бүген дә күпләргә үрнәк.

Кемнең ихатага керер капкасын тимергә чокып ясалган чаңгычы рәсеме бизи икән? Бар ул андый капка! Борай районының Тепляк авылында. Бу авылның күркәм, әллә каян балкып торучы йортында район горурлыгы, әллә ничә буын спортчы тәрбияләгән тренер, легендар чаңгычы, тынгысыз педагог Анатолий Коробейников яши.

1940 елның ноябрендә Людмила Матвеевна һәм Василий Егоровичның көтеп алган чираттагы сабыйлары булып туа ул. Гади колхозчылар булып эшләгән әти-әнисенең бәхетле, тыныч көннәрен сугыш чыгып җимерә. Өч бала белән хатын кеше хәләлен фронтка озата.
Анатолий 1947 елда беренче сыйныфка баргач, тәүге укытучысы Екатерина Корневаның тырышлыгы, аның белем алуга кызыксынуын арттыра. Фронтовик әтисенең таләпчәнлеге аңарда җаваплылык сыйфатларына ныклы нигез булып ята. Атасыннан күреп, егет кеше көчле булырга тиеш, дигәнне кечкенә чактан күңеленә сеңдер­гән фронтовик улы җиңел атлетика, чаңгыда йөрү белән үзаллы ныклап шөгыльләнә башлый. Бишенче-алтынчы сыйныфларда ук гармунда уйнарга өйрәнгән Анатолийга сизезенчедә әти­ләре Свердловскидан баян алып кайтып бирә. Мәктәптәге чаралар, әлбәттә, әлеге оста, яшь гармунчысыз үтми. Спортны үз иткән егет 9нчы сыйныфта укыганда 32 килограммлы герне – 26, ә унынчыда 32 тапкыр күтәрә. Ул вакытта Тепляк мәктәбендә фронттан яраланып кайткан Василий Дудин алып барган авиамо­дельләштерү түгәрәгенә дә бик теләп йөри ул. Иҗади карашлы, дөньяга фәлсәфи бага торган егет булып җитешеп, урта мәктәпне тәмамлагач, ул Бөредә шоферлыкка укый. Аннары үзләренең “Заря” колхозына кайтып, “ЗИС-5” маркалы машина йөртә башлый.
Күп тә үтми, егетне солдат хезмәтенә алалар. Өйдән биреп җибәргән азык белән генә тукланып, поездның как сәкесендә, өс киемнәрен аска түшәп, өсләренә дә шуны ябынып йоклап, 15 тәүлек дигәндә Сахалинга барып җитәләр. Ул мәлдә хезмәт итү вакыты өч ел ярым була. Анда ул “ЗИЛ” машинасының яңартылган төрендә шофер була. Буш вакытларында кемдер тәмәке тарта, кемдер ял итәргә ята, ә Анатолий җәй булса – йөгерә, кышын чаңгыда йөри. Ун километрлык кросста җиңеп, кышын чаңгы буенча беренче разряд яклап, комдив приказы белән ике тапкыр өйгә кайтып килү бәхете дә тәти. 18 көн өйдә торып килү – һәр солдатның хыялы була, әлбәттә. 1961 елда армиядән кайтып, янә туган колхозында шофер булып эшли башлый. Районда йөгерү, чаңгы ярышларында катнашып, искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән Анатолий Коробейниковны Николаевка мәктәбенә физкультура укытучысы итеп тәгаенлиләр. Бу 1962 елда була һәм шушы елда егет өйләнә дә. Ялкын кебек урыс егете Тепляк участок дәваханәсендә эшләгән Мишкә районы Олы Шады кызы, татар сылуы Дамира Вилданованы гомерлек яры итә. Ике елдан Анатолий Васильевич Тепляк мәктәбендә физкультура дәресләре алып бара башлый. Шул елда ул Уфа физкультура техникумына читтән торып укырга керә. “Урожай” спорт җәмгыятеннән, Уфадан ставкалар да бирелеп, ул җаны-тәне белән яшь спортчылар, көчле рухлы, чыныккан егет-кызлар тәрбияли башлый.
Дәртләнеп, барлык вакытын укучыларны ярышларга әзерләгән тренерны район буенча йөгерү, чаңгы спортында яхшы нәтиҗәләргә бер-бер артлы ирешү, җиңүләр шатландыра. Ул, кая гына барса да, укучыларына чаңгы, башка инвентарь сатып ала. Финляндиягә баргач та булган акчасына ике пар чаңгы алып кайта. Яхшы чаңгы мазьләрен дә шуннан ала. Свердловскига баргач “Матчус”, “Фишер”лар табып алып кайтуы да билгеле факт. Әлеге чаңгыларда спортның бу төрләре техникасын да яхшы үзләштергән, гомум физик әзерлекләре ныклы булган егет һәм кызлар район ярышларында, республика буенча бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми. Тынгысыз, эшенә бирелгән Коробейников тырышлыгы нәтиҗәсендә Тепляк спортчылары, чаңгычылары даны бөтен республикага тарала. Борайлыларның даны чаңгы спорты дөньясында артканнан-арта бара.
Мәктәптә хоккей тартмасы да ясала. Бирегә Борайдан килеп, хоккей буенча ип­тәш­ләрчә очрашу уеннары да үткәрелә. 260 метрлы чаңгы-роллер трассасы төзиләр. Тренерның көннәре яшь спортчылар белән шунда чаңгы-роллерларда күнекмәләр үткәреп, физкультураны алга җибәрү өстендә үтә. Кичләрен дә чаңгыда йөреп булсын өчен яктыртылган трасса эшләнә. Хоккейчыларга Уфадан кәшәкеләр сатып алып кайта Анатолий Васильевич. Костюмнар табу үтә дә авыр булгач, капкачыларга гына булса да, Уфага барып, “Салават Юлаев”чылар белән сөйләшеп, әмәлен табып, капкачы формасы юнәтә. Мәктәптә район мәгариф бүлеге биргән һәм Коробейников үз акчасына сатып алынган чаңгылар барысы 120 пар исәпләнә. Шулай ук Закарпатьега Мукачево чаңгы фабрикасына барып, алты пар сыйфатлы пластик чаңгы алып кайта. Тирә-якта аның турында “чаңгы спорты фанаты” дип сөйлиләр. Чаңгыда йөгерү буенча Тепляк укучылары Башкортстан җыелма командасы составына керә. Яхшы чыгышлар, җиңүләр берсе артыннан берсе килеп кенә тора. Иҗади эшләгән педагог, укучыларны спортка җәлеп итеп, җәйләрен Тепляктан ерак булмаган урман яланында палаткалы спорт лагере оештыра, ә күнекмәләр ел дәвамында тукталмый. Шуңа аларның нәтиҗәләре дә искиткеч була.
Тепляк участок дәваханәсендә табибә булып 34 ел хезмәт иткән Дамира Хәтмулла кызы белән кулга-кул тотынып яшәүләренә 58 ел. Уллары Андрей һәм кызлары Елена да кечкенәдән әтиләре кебек спортка мөкиббән булып үскән. Андрей туган авылында яши, уңган фермер, Елена – Екатеринбургта. Икесе дә бәхетле гаилә корган. Спорт белем алырга, тормышта һәрвакытта да кеше булып калырга ярдәм иткәнен алар яхшы аңлый һәм балаларына, оныкларына әтиләрен һәрчак үрнәк итеп куялар. Андрейның улы чаңгы, ачери-биатлон буенча спорт мастеры, дөньякүләм җиңүләр яулаган. Әлеге вакытта Таҗикстан илчелегендә эшли.
Әлеге күркәм, интернациональ гаиләгә гадәттәге соравымны бирәм: “Сезне, татар кызы буларак Коробейниковлар, ә татар кияве итеп Олы Шадыдагы Вилдановлар ничек кабул итте?” – димен. Анатолий Васильевич, шуны гына көткән кебек: “Әбием Галия Туриян кызы минем өчен “кияү” дип өзелеп торды. Үзем генә барырга туры килгәндә дә капка ачарга йөгереп чыгып, аркамнан сөеп каршы ала иде. Ул – бер сүз урысча, мин бер сүз татарча белмичә бер-беребезне яхшы аңладык. Арытаба, әлбәттә, мин – татарча, ә әбием урысча өйрәнде. Бер-беребезгә һәрчак ихтирамлы булдык. Барлык кияүләре арасыннан иң якыны итте ул мине. Дамира белән икәүләшеп аңа печән, утын хәзерләшергә бара идек. Сөйгәнем – мине, мин аны сайлагач, бер яктан да кырын караш сизмәдек”, – диде.
Дамира Хәтмулла кызы, иренә сөеп багып карады да, сабыр гына: “Бианамнан тәмле итеп пешеренергә өйрәндем, гомумән, үзе белгән барлык изгелекләргә дә өйрәтте ул. Инсафлы булды алар. Мине үз итеп кабул иттеләр, һәрчак ярдәмләштеләр”, – дип өстәде.
Сөйкемле, сабыр гына сөйләшүче Дамира апаның хәләленә төбәлгән ихтирам тулы карашыннан әлеге гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт яшәгәнлеге күренеп тора. Хуҗа кешенең хатыны белән ягымлы сөйләшүе, мәдәниятле мөгамәләсе дә җәмәгатенә чиксез сөю йөрткән ир икәнлеге хакында сөйли.
Балта эшенә оста булган хуҗа иркен һәм якты, нурлы өйләренең тәрәзәләрен зур итеп эшләгән. Шуннан тирә-якның хозур табигате күренеп тора. Бакча артларында буа, аның янында гына, яр буенда диярлек, алтын куллы Анатолий Васильевич төзегән мунча, җәйге иркен чатыр, теплицалар һәм берничә дистә умарта ямьле булып тезелеп киткән. Тормыштан ямь табып яшәгән, әйләнә-тирәләрен җәннәткә әйләндергән, туганнан башлап сәламәт яшәү рәвеше алып барган мондый кешеләргә сокланудан башка ни әйтәсең? Үзләренең үрнәгендә башкаларны да дөнья ямен күрергә өйрәтүче шушындый кешеләр күбрәк булсын иде. Өйләренең бер бүлмәсе тренерның спорт бәйгеләрендә яулаган уңышларын зурлап тапшырылган медальләр, җиңү кубоклары һәм башка истәлекле бүләкләр белән туп-тулы, биредә кечкенә музей хасил булган. Коробейников кебек уңган, булдыклы, яшь буын өчен янып яшәүче, районны ярты гасыр буена спорт үрләренә әйдәүче һәм алып менүче якташыбыз белән горурлануыбыз урынлы.

Миләүшә Әхмәтҗанова.
Борай районы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: