-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
13 июль 2021, 18:44

Кайсы өлкәләр белгечләргә кытлык кичерә?

Кадрларга ихтыяҗ авыл, урманчылык һәм балыкчылык хуҗалыкларында булачак.

Кайсы өлкәләр белгечләргә кытлык кичерә?
Кайсы өлкәләр белгечләргә кытлык кичерә?

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ел саен квалификацияле белгечләргә һәм эшче кадрларга хезмәт базары ихтыяҗларын фаразлый. Әйтик, 2021-23 елларда төбәктә барыннан да бигрәк авыл, урманчылык һәм балыкчылык хуҗалыклары өлкәсендә белгечләр кирәк булачак.

- Базар чынбарлыклары белән фараз исәп-хисапларының туры килүе күпчелек дәрәҗәдә хакимият органнарының, урындагы үзидарә органнарының һәм эш бирүчеләрнең мәгълүмати хезмәттәшлегенә бәйле. Бүген республика территориясендә квалификацияле кадрлар һәм сыйфатлы мәгълүмат алмашу кирәк булган 80 мең оешма эшли. Моның өчен төбәктә махсус мәгълүмати ресурс эшләнде, анда эш бирүчеләр үзләренең кадрларга ихтыяҗлары турында белдерергә мөмкин, бу ахыр чиктә квалификацияле хезмәт кадрларына кытлыкны бетерәчәк, - дип билгеләп үтә министрның беренче урынбасары Юрий Мельников.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: