+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
14 июль 2021, 11:56

"Мәхәббәт бу, әни! Ник аңламыйсың?!"

Белоретта яшәүче кыз Мәскәү өлкәсенә 16 яшьлек сөйгәне янына качып киткән.

"Мәхәббәт бу, әни! Ник аңламыйсың?!"
"Мәхәббәт бу, әни! Ник аңламыйсың?!"

Белорет шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Дарья Сафонованы эзләүне туктаттылар, ул 12 июльдә әнисе белән талашканнан соң, әйберләрен җыеп, 16 яшьлек сөйгәне янына Мәскәү өлкәсенә качкан иде.

Дарьяның әнисе кызына бу егет белән очрашуны тыйган булган, ләкин кыз аны тыңламаган һәм аның белән Башкортстаннан китәргә булганнар.

Бүген шатлыклы хәбәрләр килде: кыз табылган. Әнисе сөйләгәнчә, Дарья Башкортстаннан читкә чыгып өлгерә, әмма анда аны эзләүче полиция хезмәткәрләре тоткарлый, һәм хәзер аны өенә алып кайтканнар.

- Кызым белән барысы да әйбәт, ул исән-сау, - ди кызның әнисе.

Яшьлек дәрте хисләреме бу, әллә дуамаллыкмы, үзегез нәтиҗә ясагыз!

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: