+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
16 август 2021, 09:26

Ындыр табагына хушбуйлар сөртеп бара идек...

Их, нинди кадерле истәлекләр яңара... Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова безне яшьлек иленә чакыра.


«Татарстан Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш…» тапшыруын алып баручы буларак танылагн якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда безнең дә яшьлек хатирәләре белән аваздаш истәлекләр язган:

«Кичке эңгер. Көтү кайтыр вакыт җитә. Бу халәт үзенә күрә бер тамаша. Кайдадыр чиләк шалтырый, кайдадыр капка шыгырдый. Кырда комбайннар гөрли, урамда ашлык төягән машиналар чабыша, капка төпләре җанлана. Игътибар иткәнегез бармы, кичен авылда нишләптер тавышлар аермачык яңгырый. Авыл халкы сыер каршыларга әзерләнә. Көне буе ындыр табагында эшләгән апалар кичке савымга өйләренә ашыга. Авылда кызу урак өсте, басудан ашлык төягән машиналар бертуктаусыз ындыр табагына агыла. Шуңа да көндез эшләгән апаларны амбарда яшьләр алыштыра.

Әй, искә алсаң, мунча кереп, бизәнеп-ясанып, елтыр галушларны киеп, ак яулыкны чөеп бәйләп, китәбез ындыр табагына. Амбар капкасы төбендәге эскәмиядә берничә авыл абзые белән амбар хуҗасы Алмазия апа тора. Абзыйларның кайсы амбар каравыллый, кайсы басу каравылчысы, берничәсе бозау яки сарык эзләргә чыккан җирдән тукталган. Амбарга кайткач, машиналарны Алмазия апа үлчәү аша уздыра. Ә син кырт кына басып, хушбуй исе таратып, амбарга узасың. Ә арттан абзыйлар: «Кем кызы булды соң бу?», «Әсма кызы», — дигән сүзләре белән озатып кала.

Транспортер гүләгән, яшьләр гөр килгән якка юл тотасың. Анда тузан, тавыш, чыр-чу. ГАЗ-52 машиналары ашлыкны ташый тора. Ә яшьләр агач көрәкләр белән икмәкне транспортерга ишә, ул келәткә ташый.

Келәт эчендә дә эш кайный. Эчтәгеләр керткән икмәкне келәткә тигезләп тутыра. Ашлыкны кертеп бетергәч, чираттагы машина кайтканчы тезелеп утырып гәпләшәбез, бүлешәбез. Кайбер кызлар аерым бер машиналарның кайтканын зарыгып көтә. Чөнки районнан ярдәмгә килгән машиналарда, гадәттә, солдаттан кайткан яшь егетләр. Алар кызлар белән шаяра, кайберләре арасында мәхәбәт очкыннары кабынып ала.

Тиле яшьлек, эх син, тиле яшьлек… Тузанлы ындыр табагында күңелле булсын инде! Хәзер шуны сагынып утыр инде. Иртәнге 3-5тә инде яп-якты. Ак яулыкларда кап-кара тузан катламы, тешләр генә ялтырап тора, күздә йокының әсәре дә юк. Мәйтәм, хәзерге заман кызларына моны сөйләсәң, аңламаячаклар. Такташ белми әйтмәгән шул», — дигән ул.

«Ә таңда кайтасың, өстәлдә әнинең кичтән салган, күпереп пешкән ипиләре. Тышта торган сап-салкын сөтне салып эчәсең дә, шул ипи белән рәхәтләнеп тамак туйдырасың. Аннан йомшак ястыкка кереп ятып, рәхәтләнеп 4-5 сәгать йоклыйсың. Эх, ярый әле шул заманда туып, яшәп, рәхәтлеген тоеп калганбыз», — дип дәвам итә берәү Зәмирәнең тарихын. Нәкъ безнеңчә инде...

Фото: sahne.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: