+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
26 август 2021, 20:35

Эшче һөнәрләрнең абруе күтәреләчәк

Хезмәт базары нинди һөнәрләргә кытлык кичерәчәк?

Эшче һөнәрләрнең абруе күтәреләчәк
Эшче һөнәрләрнең абруе күтәреләчәк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев һәм Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) генеральный директоры Роберт Уразов WorldSkills Russia - 2021 Милли программасының пленар утырышы нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

"Якын елларда без җитди мәсьәлә белән очрашачакбыз - бу хезмәт ресурслары җитмәү. Икътисад шактый интенсив үсә, яңа эш урыннары, яңа һөнәрләр барлыкка килә. Безгә бу турыда алдан ук уйларга кирәк. Шуңа күрә безнең өчен WorldSkills - бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк хәрәкәт.

Икенчедән, Ворлдскилс - ул, һичшиксез, эшче белгечлекләрен популярлаштыру. Үз вакытында барысы да югары белем алырга омтылды, әмма безгә хәзер милли байлык тудыра торган квалификацияле куллар кирәк. Шулай булгач, сүз һөнәри белем бирүне, урта махсус уку йортлары, колледжлар системасын пропагандалау турында бара. Без ышанабыз, WorldSkills Russia - 2021 Милли финалы Уфада уздыру аларның алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.

- Традиция буенча чемпионатка җитештерү осталары җәлеп ителгән. Хәзер безнең илдә - 120 мең эксперт. Аларның күбесе - демонстрацион имтихан экспертлары. Әгәр пропорцияләр турында сөйләсәк, якынча 70 процент урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләрен, шулай ук мәктәпләрне тәкъдим итә. Ә 30 процент - бизнес вәкилләре һәм җиһазлар җитештерүче компанияләр вәкилләре, - диде Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) генеральный директоры Роберт Уразов.

Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев СПО системасының төп бурычларының берсе - конкрет җитештерү өчен кадрлар әзерләү процессына кертелгән булуын билгеләде.

- Бу өлештә без ике мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Беренчесе - урта һөнәри белем бирү системасының төрле учреждениеләрен тәмамлаган егетләргә эш урыннарын гарантияләргә мөмкинлек бирә торган синхронлаштыру. Чөнки яшь кешенең төп ихтыяҗларының берсе, әлбәттә - эш урыны. Әмма башка өлеше дә бар. Бу нәкъ менә Радий Фәритович сөйләгән нәрсә. Без профессиональ эшче кадрларга бик җитди ихтыяҗ кичерәбез. Һәм СПО системасы бу чакыруга югары заманча дәрәҗәдә җавап бирергә тиеш. Һәм без СПО системасын һәм җитештерү ихтыяҗларын синхронлаштыру турында сөйләгәндә, нәкъ менә шуны күздә тотабыз. Без аннары предприятиеләргә кирәк булачак кешеләрне әзерләргә тиеш, безнең ил икътисады үсешенә реаль өлеш кертәчәк, - диде ул.

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: