+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 август 2021, 12:16

Колледж укучылары саны артачак

Уфада WorldSkills Russia финалын ел саен уздыру шундый нәтиҗәгә китерер иде.

Колледж укучылары саны артачак
Колледж укучылары саны артачак

Колледж һәм техникум педагогларының һөнәри берлеге Уфада WorldSkills Russia еллык финалын уздыру турындагы тәкъдименә уңай җавап бирде.

Туймазы индустриаль колледжы директоры Олег Гайсин билгеләп үткәнчә, Башкортстан өчен колледж укучылары арасында ел саен һөнәри осталык чемпионатын уздыру яшьләр өчен мөһим һәм дәрәҗәне арттырачак.

"Ышанам, Уфада милли финал үткәрү киләсе елда ук катнашучылар саны артуга китерәчәк. Ә һөнәри ярышларны ел саен уздыру күп кенә яшьләрнең колледж һәм техникумнарга укырга керүгә этәргеч булачак. Хәзер күп кенә вузларга килүчеләрнең кимүе күзәтелә, ә безнең колледжта конкурс бер урынга өч кешедән артык. Әгәр дә Башкортстан Башлыгы башлангычы хупланса, техникум һәм колледжларның матди базасын яхшырту, бюджет урыннарын арттыру буенча эшне планлаштырырга кирәк булачак, - диде Олег Гайсин.


#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia


Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: