+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
13 сентябрь 2021, 14:35

Яшьләр һәм волонтерлар йорты нинди булырга тиеш?

Бирегә килүче яшьләр төрле сорауларга җавап табачак.

Яшьләр һәм волонтерлар йорты нинди булырга тиеш?
Яшьләр һәм волонтерлар йорты нинди булырга тиеш?
Яңа яшьләр дөньясы - октябрь аенда ачылачак Башкортстан Республикасы Яшьләр һәм волонтерлар йорты нинди булырга тиеш? Башкортстан яшьләре бу турыда брейншторм форматында игълан итте.

Уфа шәһәренең Пушкин урамындагы 86нчы йортта урнашкан бина актив яшьләрне, яшьләр оешмаларын һәм ирекле җәмәгатьчелекне җәлеп итү үзәге булачак.

Брейнштормга килеп, үз идеяләрен һәркем тәкъдим итә алды. Очрашуда катнашучылар ассызыклаганча, бу урын яшьләр өчен чыннан да ирекле һәм ачык, анда коворкинг-зоналар һәм эш урыннары, лаунж-зона, кофе-поинт, кызыклы арт-объектлар булачак.

- Пространство концепциясен төзегәндә, яшьләрнең сорауларын исәпкә алу мөһим, әмма тарихны саклап калу да кирәк. Бинаны ничек атарга, ничек тутырырга, яшьләрне, иҗатны һәм креативны ничек җәлеп итәргә - боларның барысын да без бүген формаль булмаган шартларда тикшердек, - диде Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының рәисе вазыйфаларын башкаручы Яна Гайдук.

Яшьләр пространствосының исеме һәм төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне ведомство 15 сентябрьгә кадәр социаль челтәрләрдә кабул итә.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: