+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
3 октябрь 2021, 11:45

Республика яшьләре бергә җыелды

2 октябрьдә республиканың Кырмыскалы районында төбәкнең төп яшьләр форумы тәмамланды.  

Республика яшьләре бергә җыелды
Республика яшьләре бергә җыелды

Ул мәктәп укучыларын, студентларны, авыл яшьләрен һәм эшче яшьләрне, яшьләр оешмалары активистларын, ирекле ярдәмчеләрне, яшь мәдәният эшлеклеләрен, эшкуарларны, Башкортстан шәһәрләре һәм районнарыннан яшьләр проектлары авторларын берләштерде.

«Без үзебез өчен тарих ясыйбыз. Инде икенче тапкыр Башкортстан яшьләренең Җыенын уздырабыз, аны киләчәктә федераль дәрәҗәгә чыгарырга ниятлибез", - дип белдерде Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яна Гайдук.

Форумда катнашучылар белән өч көн дәвамында федераль һәм төбәк экспертлары – “Росмолодежь” Яшьләр проектларының Бөтенрусия конкурсы эксперты Светлана Астахова, стендап-тренер, педагогика фәннәре кандидаты, китаплар сериясе авторы Алена Лепешкина, бизнес-тренер Дмитрий Никифоров, шулай ук төбәкнең җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр лидерлары эшләде.

Йомгаклау көнендә катнашучылар эшкә нәтиҗә ясады, ирекле аралашуда яшьләрнең мөмкинлекләре турында фикер алышты, эшкуарлар белән аралашты, «Алдар Батыр» проектлары конкурсында үз идеяләрен тәкъдим итте.

Форумда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен аерым платформа эшләде, анда дискуссия мәйданчыклары, осталык дәресләре, мотивация сессияләре һәм спорт-патриотик программа узды.

“Бу вакыйгада катнашуыма, экспертлар белән аралашу мөмкинлегенә бик шатмын, бу безнең өчен, проектлар авторлары буларак, бик мөһим һәм файдалы", - дип фикерләре белән уртаклашты форумда катнашучы Азат Аетбаев.

Башкортстан яшьләренең Җыенын оештыручылар — «Вместе» төбәк ирекле хәрәкәте, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды ярдәмендә Волонтерлар хәрәкәтенең республика үзәге.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: