+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
19 октябрь 2021, 22:41

Бу йортта яшьлек яшәячәк!

Бүген Уфаның тарихи үзәгендә - Карл Маркс һәм Пушкин урамнары киселешендә «Яшьлек Хаус» яшьләр йорты ачылды. Бу тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе катнашты, ә соңрак социаль челтәрләрдә үз битендә язып та чыкты.

Бу йортта яшьлек яшәячәк!
Бу йортта яшьлек яшәячәк!

Ул Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Яна Гайдукка бу бинаны кызыклы, республика өчен кирәкле идеяләр һәм проектлар белән тулыландырырга кушты.

"Монда күп нәрсә яшьләр хәрәкәте лидерларына – яшьләр сәяси берләшмәләре җитәкчеләренә, Яшьләр хөкүмәте әгъзаларына, волонтерлар хәрәкәте лидерларына, төзелеш отрядларына, КВНчыларга, блогерларга, күп кенә кызыклы субкультураларга бәйле. Эшләгез, алга омтылыгыз, без ярдәм итәчәкбез», — дип яза Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, мондый үзәкне оештыру турында сүз республика Башлыгының волонтерлар белән онлайн-очрашу вакытында барды. 2020 елның июнендә Яшьләр көненә багышланган «Без бергә» бәйрәме фестивалендә Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге объектны урнаштыру өчен Уфаның Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан тарихи үзәгендә бина сайланды. Элек аны Башкортстан таможнясы били иде.

Анда иҗтимагый оешмалар, төбәк волонтерлык штабы, киберспорт мәйданчыгы, яшьләр инициативалы төркемнәре өчен коворкинг урнашкан.

Башкортстан Башлыгы Яшьләр йортының бүлмәләрен һәм офисларын карады, «Аврора» талантларны үстерү үзәге вәкиллекләрен, «Лиза Алерт» кешеләрне эзләү оешмасын, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәтен карады. Радий Хәбиров яшьләр берләшмәләре активистлары белән аралашты, яңа бинада эшләү һәм иҗат шартлары белән кызыксынды. Яшьләр исә бердәм мәйданчыкның форматы төрле юнәлешләр буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм үзара хезмәттәшлек өчен бик уңайлы булуын сөйләде.

«Яшьлек House»ны караганнан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яшьләр хәрәкәте лидерлары белән очрашты һәм аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.

«Сезне шундый искиткеч йортыгыз барлыкка килүе белән котлыйм. Без яшьләрнең бергә җыелып, идеяләр, проектлар турында фикер алыша алырлык урын булуын күптән теләдек. Бер ел элек без бу бинаны яшьләргә бирү турында карар кабул иттек. Чөнки бу - киләчәккә иң зур инвестицияләр, - диде төбәк җитәкчесе. – Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына, биредә иртәндән кичкә кадәр тормыш кайнасын өчен, эшне оештырырга кирәк. Ә биредә тәкъдим ителгән хәрәкәтләрнең һәрберсе артында бөтен республикадан меңләгән кеше торуын исәпкә алып, мондый үзәкләрне Башкортстанның башка эре шәһәрләрендә дә булдырырга кирәк".

Кайбер яшьләр берләшмәләре зур форумнар үткәрүдә ярдәм итүләрен сорады. «Русия Студентлар отрядлары»ның төбәк бүлеге 2022 елда Башкортстанда Бөтенрусия студентлар отрядлары слетын үткәрергә планлаштыра. «Русиянең Яшь журналистлар лигасы» төбәк бүлеге вәкиле ел саен үткәрелә торган Төбәкара студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары слетына ярдәм итү кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде. Ә республиканың яшьләр оешмалары вәкилләренә, федераль дәрәҗәдәге тематик форумнар үткәрү өчен, Уфа янында даими эшләп килүче мәйданчык кирәк.

Радий Хәбиров республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына бу башлангычларны җентекләп өйрәнергә һәм аларны гамәлгә ашыру вариантларын уйларга кушты. Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе республикада коронавирус белән катлаулы вәзгыять турында искә төшерде һәм күмәк иммунитетка ирешкәнче киңкүләм чараларны күчерергә яки чикләргә тәкъдим итте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: