+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
9 ноябрь 2021, 12:34

Икенче югары белемне бушлай алып булачак

Әлеге башлангыч киләсе елдан гамәлгә ашырыла башлаячак.

Икенче югары белемне бушлай алып булачак
Икенче югары белемне бушлай алып булачак

Киләсе елдан икенче югары белем алуны бушка башкарырга мөмкин.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә торган кагыйдәләрне раслады да инде.
Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча, иҗади өлкәдә бушлай белем алырга теләүчеләр өчен закон булдырылды. Аның нигезендә, театр, кино, телевидение өлкәләрендә режиссер булырга теләүчеләр, әдәбият белән шөгыльләнергә теләүчеләр, опера-симфоник оркестры яисә академик хор белән сәнгати яктан идарә итү, тавыш режиссурасы өлкәсендә белем алырга ниятләре булганнар моны бушлай гамәлгә ашыра ала. Моның өчен БДИ тапшырырга да кирәкми. Бары тик әңгәмә узарга һәм иҗади имтихан тапшырырга гына кирәк булачак.

Фото: molnet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: