Илдар Җиһангиров районның юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы булып эшли. Ә аның тормыш иптәше Айсылу Рамазан кызы — район хакимиятендә эшкуарлык һәм туризм буенча белгеч. Ул Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында туган.
— Мин 1985 елда Көндәшле авылында туганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт аграр университетына укырга кердем. Икенче курста Айсылу белән очрашып йөри башладык һәм шуннан бирле аерылганыбыз юк, — ди Илдар Габдинур улы.
Айсылу да шушы ук елда туган. Алай гына да түгел, аларның икесенең дә туган көннәре 21 гыйнварга туры килгән. Менә шулай, уртак яклары бик күп аларның, ә иң мөһиме — тормышка карашлары охшаш.
Бүген Җиһангировлар 3 бала тәрбияли. Икесе инде мәктәп укучысы булса, бәләкәчләре балалар бакчасына гына йөри.
— Хатыным башкорт, без ике милләтне дә тигез күрәбез. Ул башкортча сөйләшә, мин — татарча. Бөрҗәнгә дә еш кайтып йөрибез. Анда да мин татарча сөйләшәм, ә хатынымның туганнары миңа башкортча җавап бирә.
Башкорт һәм татар телләре, гореф-гадәтләре бик якын. Шуңа да гаиләдә моңа кагылышлы кыенлыклар булмады. Ә менә балаларга ике телне дә өйрәтәбез. Гомумән, икебез дә балаларыбыз ике милләтне дә үз күрсен өчен көч салабыз, — ди ул.
Илдар Габдинур улы — сөекле тормыш иптәшенә ышанычлы терәк, балаларына үрнәк булырлык әти һәм менә дигән җитәкче дә. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлагач, ул бер ел шунда ук укыта. Аннары тормыш иптәше белән туган районына кайтырга карар кыла. Биредә ул “Балтачевский газремстрой” оешмасында инженер булып эшли башлый. Яшь белгечне районда тиз күреп алалар. Коллективта абруй яулап, карьера баскычы буенча югарыга күтәрелә. 10 ел әлеге оешмада эшләгәннән соң, “Газсервис”ка күчә, ә аннары район хакимиятенә архитектор итеп билгелиләр. Әлеге вазыйфага килүенә бер ел булган. Шушы кыска гына вакыт эчендә биредә дә ул үзен булдыклы, тырыш, эшсөючән итеп күрсәтеп өлгерә. Үзенең кул астындагы 50дән күбрәк кеше Илдар Габдинур улының таләпчән, шул ук вакытта гадел җитәкче булуын белдерсә, аның эш нәтиҗәсе Балтач районының үсешендә ачык чагыла.
Яшь кенә булуына карамастан, шундый җаваплы вазыйфа башкаручы бу җитәкчегә сокланмый мөмкин түгел. “Кулыннан да, теленнән дә килә”, диләр аның турында балтачлылар. Тормышка заманча карашлы, шул ук вакытта, өлкәннәргә хас төпле фикерле җитәкче киләчәккә зур планнар белән яши.
— Эшемдә иңнәремә салынган вазыйфаны намус белән үтәп, балаларыма үрнәкле әти, Айсылуга ышанычлы тормыш юлдашы булудан да зуррак бәхет юк, — ди ул.
Чыннан да, шундый яшь җитәкчеләрне күрсәң, күңелдә ниндидер тынычлык урнаша. Киләчәгебез шундый ышанычлы кулларда булганда, республика язмышы өчен борчылырга да кирәкмидер.