Яшьлек — ниндидер башлангычларга нигез салу чоры. Син инде әти-әни канаты астында гына җылынучы, яисә дөньяга аларның күзлеге аша караучы гына түгел, ә үз фикереңне белдереп, үзең теләгән тормыш белән яшәүче шәхес. Әйе, әлегә тормыш тәҗрибәсе аз, ләкин яшьлек хаталарны да гафу итә ала. Шуңа да бу вакытны һәркем мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп үткәрергә тиеш. Яныңда киләчәккә юнәлеш сайларга ярдәм итүче өлкән дусларың да булса, яңа адымнар ышанычлырак ясала.
Иглин районы үзәгендә урнашкан “Алпамыш” үсмерләр-спорт клубы да нәкъ шушы үзенчәлекләрне күз уңында тотып эшли. Биредә үсмерләр генә түгел, балалар, хәтта өлкәннәр дә үзләренә ошаган шөгыль таба.
— “Алпамыш” 2000 елларда ук оештырылган булса, яшьләр үзәге буларак шушы бинага 2018 елда күчтек. 2016 елда мине волонтерлар отрядлары буенча куратор итеп билгеләделәр. Соңрак инде бик күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулагач, үзәк директоры вазыйфасына тәгаенләделәр. Билгеле, моның өчен зур тырышлык салырга туры килде, хәтта Мәскәүдә үткән конкурсларда да катнаштым. Бу исә биредәге эшчәнлекне үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачты, — ди үзәк директоры Люция Галимова.
Әйе, яшь кешегә кыска гына вакыт эчендә җитәкче вазыйфасына күтәрелү җиңел түгел. Син шушы төбәк кешесе дә түгел икән, бигрәк тә. Люция Альбирт кызы Ульяновскида туып-үскән. Биредә армия хезмәте үтүче Башкортстан егете белән танышкач, язмышын безнең яклар белән бәйләргә була. 2010 елда бөтенләй таныш булмаган Башкортстан төбәгенә килен булып төшә ул. Тормыш иптәшенең әти-әнисе, туганнары белән тиз арада уртак тел таба. Биредә яшәүчеләр дә яшь киленне тиз арада яратып өлгерә. Кыска гына вакыт эчендә яшь гаилә район үзәгендә шәхси йортларын булдырып, өч балага гомер бүләк итә. Шул ук вакытта яшь хатын карьера баскычлары буйлап та югарыга күтәрелә.
— 2017 елда 40 кешедән торган волонтерлар отряды төзеп, яңа проектка нигез салдым. Бу эшне республикада үткән конкурска җибәрдем. Аларга минем ачык булуым һәм райондагы хәлләрне ничек бар, шулай тасвирлавым ошаган. Башка районнар меңәр кешене күрсәтсә, мин шушы кырык кешене генә теркәдем. Ул вакытта әле волонтерлар хәрәкәте алай ук актив түгел иде. Хәзер инде, чыннан да, кайбер районнарда бу эш белән меңнән артык кеше шөгыльләнә.
“Смарттау” конкурсында катнашып җиңү яулагач, район җитәкчелеге игътибарын тагын да арттырды. Безгә шушы бинаны бирделәр. Элек штатта 3-4 кеше булса, хәзер инде 14 кеше берләшеп эшлибез, — ди Люция Альбирт кызы.
Бүген инде клуб бик күп юнәлешләр буенча эш җәелдергән. “Яшь гаилә” клубы, мәсәлән, биредә яшәүче актив гаиләләрне берләштерә. Анда йөрүчеләр буш вакытларын төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп кенә үткәрми, ә республика күләмендә үткән чараларда да катнаша, призлы урыннар да яулыйлар.
Яшьләр яратып йөргән тагын бер клуб — “Юнармия” хәрәкәте. Ул яшьләрдә туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, аларны чын шәхес итеп формалаштыру юнәлешендә максатлы эшчәнлек алып бара. Тирә-якны тәртиптә тоту, ветераннарга төрлечә ярдәм күрсәтү, яугирләрнең исемнәрен искә алуга багышланган чаралар үткәрү дә алар иңнәренә салынган.
— Әлеге эшне оештырганда барыннан да ныграк психолог булдыру максатын куйдым. Бүген бу белгечләрдән башка балалар белән эшләүче бер генә белем бирү оешмасы да юк. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең психолог балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшли.
Яшерен түгел, һәр мәктәптә “авыр” үсмерләр бар. Күпләрен тәрбияләүдә әти-әниләргә ярдәмгә менә шундый белгечләр килә. Шуңа да, психолог бүген безнең эшчәнлектә бик кирәк. Күптән түгел, мәсәлән, “икеле-өчле” билгеләренә генә укыган үсмер белән эшләргә туры килде. Бала берни белән дә кызыксынмый, иптәшләре дә юк, еш кына урамда йөри иде... “Юнармия”гә килгәч, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә башлады, даими рәвештә аның белән психолог эшләде. 9нчы сыйныфны тәмамлаганда хәтта район хакимияте башлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Мондый хәлләр кабатланып тора. Балаларга вакытында шулай ярдәм күрсәтү зур хаталар ясауны булдырмый кала. Гомумән, волонтерлык белән шөгыльләнү балаларда тормышка башка караш булдыра, алар үзләренең кирәк булуларын ныграк тоя. Ә бу аларда үз-үзенә ышанычны арттыра, — ди Люция Альбирт кызы.
Әйткәндәй, 2018 елда Иглин районы волонтерлары республиканың “Иң актив волонтерлары” исеменә лаек булган. 2020 елда да алар республикада иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Клубта рәсем сәнгате түгәрәге дә эшли. Биредә балалар гына шөгыльләнми, өлкәннәр дә яратып йөри. Районда үзешчән рәссамнар күргәзмәләре булып тора. Бу — рәсем төшерергә яратучыларга арытаба үсәргә зур этәргеч.
Моннан тыш, клубка футбол, баскетбол яратучылар да йөри. Тренерлары аларны еш кына республикада үткән чараларга алып бара. Шушы ук сүзләрне бию түгәрәге турында да әйтергә мөмкин. Кечкенә кызларның гына түгел, үсмерләрнең дә яратып йөргән урыны ул.
— Былтыр “Изге эшләр башкаручы иң яхшы муниципалитет” исемен яулаганнан соң, безгә 250 мең сумлык җиһаз кайтарылды. Проектор, компьютерлар, сканерлар, принтерлар шушы акчага алынды. Бу эшчәнлегебезне тагын да үстерү өчен зур этәргеч булды, — ди Люция Галимова.
Клуб ел саен бик күп проектлар әзерли. Аларның һәркайсында катнашу, тәҗрибә туплау белән бергә, менә шулай өстәмә ярдәм җәлеп итүгә дә булышлык итә.
Бүген инде биредә 11 юнәлеш буенча 375 кеше шөгыльләнә.
— Клубыбыз яшьләр өчен булса да, өлкәннәр, инвалидлар белән эшчәнлекне дә үстерәбез. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзләрен күрсәтү кыен. Араларында төрле талант ияләре бар. Актив эшчәнлек алып барып, без аларга гадәти тормыш белән яшәргә берникадәр мөмкинлек бирәбез, — ди җитәкче.
Чыннан да, күптән түгел генә эшли башлаган бу яшь коллективның иңнәренә зур бурычлар салынган. Алар һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Ләкин шуны да ассызыкларга кирәк, җитәкче һәм аның кул астында эшләүчеләр һәркемнең күңеленә юл таба, ихлас күңелдән ярдәм итә белмәсә, биредәге заманча җиһазларда шөгыльләнү генә райондашларын кызыксындырмас иде. Клубка шул кадәр күп кеше йөрү аларның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли дә инде.
Люция Альбирт кызы ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталырга җыенмый. Эше өчен чын күңелдән янучы яшь җитәкче киләчәккә дә бик күп максатлар куйган. Шулай булгач, клубның әле тагын да камилләшүендә, үсүендә шик юк.
Гөлия Гәрәева.
Иглин районы.