+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
15 декабрь 2021, 08:33

"Яшь профессионаллар" VII ачык төбәк чемпионаты тәмамланды

Ул Башкортстанда узды.

"Яшь профессионаллар" VII ачык төбәк чемпионаты тәмамланды"Яшь профессионаллар" VII ачык төбәк чемпионаты тәмамланды
"Яшь профессионаллар" VII ачык төбәк чемпионаты тәмамланды

7-13 декабрьдә Башкортстанда “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII ачык төбәк чемпионаты узды. Ул Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, “Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы” коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Башкортстан Республикасының алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Төбәк чемпионатында меңнән артык катнашучы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Мәләвез, Күмертау, Кушнаренко һәм Дуван районнарында урнашкан 47 мәйданчыкта кыйммәтле медальләр өчен ярыштылар. Ярышлар 106 компетенция буенча узды.

- Катнашучылар өчен чемпионат үз белемнәренең дәрәҗәсен күрсәтү һәм булачак һөнәргә әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. WorldSkills Russia чемпионаты хәрәкәте Бөтенрусия дәрәҗәсендәге югары квалификацияле, кирәкле белгечләр һәм эшче кадрларның яңа буынын формалаштыра, - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Бүген WorldSkills хәрәкәте катнашучылары предприятиеләргә инде озак вакыт адаптациягә таләп ителмәгән әзер белгечләр килә, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.

Төбәк чемпионаты ачык форматта узды һәм, Башкортстан Республикасы конкурсантлары белән беррәттән, анда Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Владимир өлкәсе студентлары һәм экспертлары катнашты.

2021 елның 13 декабрендә онлайн-форматта «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII ачык төбәк чемпионатын бүләкләү тантанасы булды.

Төбәк чемпионатта 480 катнашучы җиңүче һәм призер булды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас