+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
29 декабрь 2021, 13:05

"Биредә тормыш кайнарга тиеш"

«Йәшлек House» - яшьләрне үзенә чакыра.

"Биредә тормыш кайнарга тиеш""Биредә тормыш кайнарга тиеш"
"Биредә тормыш кайнарга тиеш"

"Бу - Башкортстан яшьләре өчен яңа ел бүләге. Без «Йәшлек House» яшьләр йортының подвал бинасын ремонтладык һәм анда яңа мәйданчык ачтык.

Тавыш яздыру студиясе, ТВ-студия, чыгышлар өчен зал - барысын да яхшы эшләделәр, яхшы аппаратура куелды. Хәзер безнең бурыч - аны буш тотмаска. Яшьләр йортында тормыш кайнарга тиеш.

Яшьләрнең аралашу ноктасы Нефтекамада бар инде, алга таба аларны бөтен республика буенча булдырачакбыз. Стәрлетамәк белән Салаваттан башлыйк, Урал аръягындагы шәһәрләр һәм авыллар турында уйлыйбыз", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас