+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Яшьлек
21 гыйнвар 2022, 13:15
"Һөнәрегез сәнгатькә якынрак булсын"
Уфа Художество-сәнәгать көллияте студентлары эш бирүчеләр белән очрашты.
"Һөнәрегез сәнгатькә якынрак булсын"
Кичә Уфа Художество-сәнәгать колледжының «Сәнгать-бизәү эшләрен башкаручы» һөнәре буенча чыгарылыш төркеме укучылары Башкортстан Республикасының «Агыйдел» халык хуҗалык һөнәрчеләре предприятиесендә булды. Укучылар киез сугу, туку, агачка рәсем ясау, тегү һәм эксперименталь цехларда булды.
- Практика вакытында укучылар производствода технологик процесслар белән таныша, үзләре өчен кызыклы остаханәләр сайлап алу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге ала, - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Чара Уфа Художество-сәнәгать колледжының «Агыйдел» предприятиесе белән килешүе кысаларында үткәрелә. Көллият укучылары предприятиедә җитештерү практикасы уза, сәнгать иҗатының төрле технологияләрен үзләштерә.
- Безнең предприятие, осталар Русия һәм Башкортстан Республикасы халык сәнгате кәсепләренең иң яхшы традицияләрен саклый. Без көллиятне тәмамлаучыларны әлеге һөнәрләр буенча бездә предприятие хезмәткәрләре сыйфатында күрүебезгә шат булачакбыз, - дип сөйләде техник әзерлек бүлеге начальнигы Гөлүсә Ризванова.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"