

24 гыйнварда Башкортстан Республикасының Учалы тау сәнәгате көллияте базасында 9нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча осталык дәресе узды. Чара эшчәнлек өлкәсен сайлауда ярдәм итү һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча һөнәри белем алу өчен үткәрелә.
- Һөнәр сайлау юнәлешендә күп кенә эш алымнары бар, әмма иң кызыгы - безнең укучыларга үз-үзләрен билгеләргә ярдәм итүче осталык дәресләре. Һөнәри юнәлеш бирүче мондый чаралар булачак студентларга һөнәрне күзалларга ярдәм итәчәк, - дип билгеләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
"Пешекче кондитер" компетенциясе буенча остаханәдә студент көненә багышланган «Кондитер сәнгате» осталык дәресе узды, анда укучыларга үз куллары белән йөрәк рәвешендәге ризык әзерләүдә катнашырга һәм бераз вакытка үзләрен чын студент итеп тоярга тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар өчен «Веб-дизайн һәм эшләнмә», «Бизнес өчен программа чишелеше», «Пешекче-кондитер», «Җиңел автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү», «ПДМ машинисты» остаханәләре буенча экскурсия оештырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары демонстрацион имтихан үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгы һәм WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерләү өчен җиһазлардан нәтиҗәле файдалану мөмкинлегенә игътибар итте.
Фото Хөкүмәт сайтыннан.