+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
25 гыйнвар 2022, 11:49

Студентлар бүген бәйрәм итә!

Сез - җәмгыятьнең иң актив, позитив катламы.

Студентлар бүген бәйрәм итә!Студентлар бүген бәйрәм итә!
Студентлар бүген бәйрәм итә!

Бүген - Студентлар көне. Гомернең иң матур, чагу вакыты шушы елларга туры килә. Яңа дуслар, яңа тормыш, тормышка яңача караш... Һәм, әлбәттә, белем алу. Яшьләр - җәмгыятебезнең иң актив, позитив катламы. Әлбәттә, бу бәйрәмне дә алар кызык, күңелле итеп үткәрергә гадәтләнгән. Без дә студентларны шушы бәйрәм белән котлыйбыз һәм сессияләрен уңышлы тәмамлауларын телибез!

Имтихан вакытында студент бер билетны ала - җавапларын белми. Икенчесе ала - белми. Өченчесе белән шул ук бәла... Дүртенчесе, бишенчесе... Профессор аңа «3»ле куя. Бу хәлгә башка студентлар бик гаҗәпкә кала:
- Ни өчен аңа "3"ле? Ул бит җавап бирмәде?
- Студент билетлар арасында нәрсәдер эзли икән, димәк, кайсыдыр сорауга җавапны ул белә! - дигән профессор.

Фото: ptzgovorit.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас