+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
31 гыйнвар 2022, 10:45

Фән корабында җиңел йөзә!

Сүз - яшь галим Илдус Сәяхов турында.

Фән корабында җиңел йөзә!Фән корабында җиңел йөзә!
Фән корабында җиңел йөзә!

2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан фәнни-техник үсеш буенча төбәкләр рейтингында 14нче урыннан 12нче урынга күтәрелде.
Үткән елда исә республика "Фән һәм технологияләр елы"н үткәрү буенча Русия төбәкләре рейтингында 1нче урынны алды. Башкортстаннан 12 яшь галим Русия Президенты стипендиатлары булды. Шушы стипендиатларның берсе - тирән белемле, киң эрудицияле яшь галим Илдус Сәяхов белән якыннан таныштырабыз.

Бүздәк районының Бүздәк авылында туып-үскән Илдус мәктәптән соң Уфа дәүләт авиация техник университетының электромеханика факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, фән белән кызыксыну теләге аны аспирантурага алып килә. Уку йортындагы мөмкинлекләр акыллы, белемле егетне биредә арытаба да фән белән тирәнтен шөгыльләнергә җәлеп итә. Бүген Илдус Финат улы биредә фәнни хезмәткәр булып фәнни эшчәнлеген дәвам итә.

Яшь галим Илдус Сәяхов 2017 елда “УДАТУның иң яхшы яшьләр проекты-2017" проектын уңышлы яклап чыга. Проект транспорт чаралары өчен электромеханик приводлар тикшерүне үз эченә алган, электр машиналарына исәп-хисап һәм модельләштерү үткәрелгән, макет үрнәкләрен ясау өчен конструкторлык документлары эшләнгән.

Һөнәри казанышларына килгәндә, аның түбәндәге фәнни хезмәтләре бар: 11 патентка ия ул, Республика фәнни-тикшеренү үзәгендә 43 фәнни эше бастырылган, Web of Science һәм Scopus халыкара фәнни-аналитик системасында индексацияләнә торган 18 мәкалә урын алган. Шулай ук халыкара һәм илебез конференцияләрендә 46 доклад тезисы бар. Моннан тыш, яшь галим яшьләрнең фәнни-техник иҗаты "НТТМ-2017" Бөтенрусия конкурсында, "Көч электроникасы өчен яшь тикшеренүчеләрнең һәм инженерларның иң яхшы эшләнмәләре" конкурсында, "Русгидро” акционерлар җәмгыяте оештырган "Үсеш энергиясе-2018" проектлары конкурсында җиңү яулаган. Болар - әле берничәсе генә. Җиңүләр, Рәхмәт хатлары җыентыгында алар бихисап.

Илдус Сәяхов - 2018-20 елларга Русия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь галимнәргә һәм аспирантларга тапшырыла торган Русия Федерациясе Президенты стипендиясен алучы. Бу уңайдан компьютер модельләре эшләнгән һәм дисклы электр машиналарының электромагнит һәм җылылык исәп-хисаплары үткәрелгән. Электр машиналарының магнит системалары конструкцияләрен тикшерү үткәреп, югары чагыштырма характеристикаларын алу өчен Ротор дисклы электр машинасының яхшыртылган магнит системасы эшләнгән.

Яшь галим Илдус Сәяхов, заман таләп иткән компьютер дөньясының алдынгы технологияләрен киң кулланып, инженер һөнәренең бөтен нечкәлекләрен җентекле белеп, фән корабында ышанычлы йөзә. Аңа шушы юнәлештә бары уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!

Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.

Фото шәхси архивтан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас