

Уфада югары белем бирү өлкесенең яңа терминнары буенча кызыклы онлайн-сервис — сүзлек булдырыла. Проектның җитәкчесе, БДУның филология факультеты доценты Рената Локманова хәбәр иткәнчә, хәзер сервисны оештыручылар башкорт телендә контент эшләү һәм киләчәктә урыс һәм инглиз телләрендә контентны үстерү белән мәшгуль.
«Безнең сүзлек югары белем терминнарын өч телдә җыя. Хәзер югары мәктәп өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә һәм күп кенә яңа терминнар барлыкка килә. Мәсәлән, “софт скиллз" - бик популяр, аны барысы да куллана. Бөтен җирдә дә ул төрлечә интерпретацияләнә һәм төрлечә тәрҗемә ителә. Без барлык вариантларны да җыйдык, мисаллар кулланып, сайт чыганагына күчәргә мөмкинлек бирәбез. Бу диссертация язучыларга, тәрҗемәчеләргә, мәгариф системасы белән кызыксынучыларга кирәк булачак. Сүзлек киң даирә кулланучыларга исәпләнгән", - дип сөйләде Рената Локманова.
Сүзлеккә шулай ук табигый һәм төгәл фәннәр — химия, биология, математика буенча яңа терминнар кертеләчәк.
«Шуңа күрә күп эш башкарасы бар, шуңа бәйле рәвештә коллектив киңәя. Сервисны тулыландыру өстендә филологлар гына түгел, тәрҗемәчеләр, математика, ИТ-белгечләр, дизайнер, пиарчы да эшли. Шулай ук без югары мәктәпнең яңалыклар интеграторы сервисында эшли башладык, ул урындагы, Русия һәм киләчәктә чит ил югары уку йортлары, фәнни оешмалар релизларын җыячак», — дип хәбәр итте галим.
Интеллектуаль продукт «Приоритет 2030» программасы кысаларында Башкортстан Башлыгы грантына Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә булдырыла.
Фото: Башинформ.