+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
17 февраль 2022, 11:55

Башкортстанда яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Юл картасы» эшләнә

16 февральдә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең уку үзәге белән берлектә оештырган «Башкортстан Республикасы яшьләренә нәтиҗәле һөнәри юнәлеш бирү ‒ 2022» республика проект сессиясе үтте.

Башкортстанда яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Юл картасы» эшләнә
Башкортстанда яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Юл картасы» эшләнә

Барлык фикер алышуларның төп темасы (конференц-элемтә форматында) - Башкортстан яшьләренең һөнәри юнәлеш бирү буенча «Юл картасы»н эшләү булды.

‒ Без нәкъ менә эш бирүченең һөнәри белем бирү системасы өчен заказчысы булуын телибез. Ул күпмедер елдан соң аңа билгеле бер санда бухгалтер, программист, пешекче кирәк булачагын төгәл белсен өчен эшләнә бу. Эш бирүчеләрнең кадрларга булган ихтыяҗын тиз канәгатьләндерергә өйрәнергә кирәк, бу - безнең төп бурыч, - дип билгеләп үтте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең чыгышында.

Форум эшендә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, республиканың төп предприятиеләре һем оешмалары җитәкчеләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, Башкортстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү системасы белгечләре катнашты.
Фикер алышу һәм дискуссияләр формасында төрле ведомстволар, структуралар һәм иҗтимагый оешмаларның һөнәри юнәлеш бирү һәм карьера проектлау өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләр һәм тормышка ашырылган проектлар белән танышу булды. Республикада мөмкинлекләре чикле булган яшьләргә нәтиҗәле һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү буенча тәкъдимнәр кертелде.

Чараның нәтиҗәсе булып, кергән барлык тәкъдимнәрне системалаштырганнан соң, якын арада форумны оештыручылар тарафыннан эшләнәчәк һөнәри юнәлеш бирү буенча «Юл картасы» проекты торачак.

Белешмә:
2022 елның 15 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләре тарафыннан гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча 11807 дәүләт хезмәте күрсәтелгән, шул исәптән эшсезләргә – 4957, яшьләргә ‒ 3735, мәктәп укучыларына ‒ 2260.
Иң күп хезмәт Уфа (2160), Стәрлетамак (1072), Салават (644), Белорет (395), Туймазы (308) һәм Баймак (307) районнарында күрсәтелгән.
«Башкортстан Республикасының киләчәк командасы» төбәк мәгълүмати-профориентация порталында һөнәри юнәлеш бирүдән 151158 кеше (шул исәптән 2021 елда ‒ 19057 кеше) файдаланган.

Фото Хөкүмәт сайтыннан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: