+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
17 февраль 2022, 13:50

“Боец" булу – абруйлы!

Бүген студент отрядлары һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

“Боец" булу – абруйлы!
“Боец" булу – абруйлы!

17 февральдә илдә Русия Студент отрядлары көне билгеләп үтелә. Студент отрядлары СССР чорында ук барлыкка килеп, узган гасырның 70-80нче елларында чәчәк аткан.

Әмма 50 елдан артык тарихы булуга карамастан, бүгенге көндә дә хәрәкәт үз көчендә һәм элеккечә үк яшьләрнең һөнәри һәм шәхси сыйфатларын үстерүнең нәтиҗәле ысулы булып кала бирә.

Студент отрядларында тәҗрибә алган егет-кызларга хезмәт базарында ихтыяҗ зуррак һәм, вуз тәмамлаганнан соң, мондый яшьләр эшкә тизрәк күнегә. Һәм, әлбәттә, биредә хезмәт яхшы бәяләнә — 2021 елның өченче семестрында гына да Башкортстанның студент отрядларында катнашучылар 35 миллион сумнан артык акча алуга ирешкән.

Русиядә студент отрядлары «Русия Студент отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасына берләштерелгән, ул 74 төбәктән 240 меңнән артык егет һәм кызны үз эченә ала. 2015 елда Русия студент отрядлары бүлекчәсе Башкортстанда да барлыкка килә. Хәзерге вакытта республикада 79 студент отряды эшли, анда 3 582дән артык югары уку йорты һәм колледжлар студенты керә.
Аларның эшчәнлеге бик киңкырлы һәм 2020 елдан дәүләт ярдәме белән ныгытылган. Монда төзелеш, медицина, авыл хуҗалыгы, педагогика, сервис, проводниклар отрядлары һәм башка юнәлешләр бар. Мәсәлән, медицина отрядлары "боец"лары табибларга коронавирус белән көрәштә актив ярдәм итә. Ә урып-җыю кампаниясе чорында иң яхшы күрсәткечләр өчен булачак механизаторлар еш кына республика Башлыгы кулыннан яңа автомобиль ачкычларын ала. 2021 ел йомгаклары буенча, Башкортстан студент отрядлары төбәк бүлекчәләре рейтингында 25нче урында.

"Боец"лар җәйге производство практикасы вакытында гына эшкә урнаша ала. Моның өчен 2017 елдан бирле социаль челтәрләрдә вакансияләр эзләү буенча «Студент» диспетчерлык проекты бар. Сайлау киң — монда промоутерлар да, ярдәмче эшчеләр дә, клининг та бар. Ел саен Башкортстанның 5 меңнән артык студенты эш белән тәэмин ителә. Моннан тыш, яшьләр «Игроняни» һәм «Мастер-ОК» балалар үзәге (мәсәлән, тәрбияче ярдәмчеләре яки администраторлар), шулай ук һәрчак копирайтерлар, дизайнерлар, ЅММчылар кирәк булган фрилансерлар отрядында эшли ала», - ди «Русия студент отряды»ның Башкортстан буенча җитәкчесе урынбасары Элина Саматова.

2022 елдан ук балаларның Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Русия студент отрядларының уртак программасы кысаларында беренче тапкыр төрле эшче һөнәрләрне бушлай үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Башкортстанда аның буенча 22 миллион сумнан артык акча җәлеп итүгә ирешкәннәр — ул конкурс нигезендә республиканың белем бирү оешмалары арасында бүленәчәк.

«Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы студент отрядлары белән тыгыз элемтәдә тора һәм җәйге чорда студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының мәшгульлегенә ярдәм итү программасын ел саен тормышка ашыра. 2021 елда медицина учреждениеләрендә, педагогик һәм авыл хуҗалыгы отрядларында, Бөтенрусия һәм төбәкара студентлар төзелешләрендә 100 мең кеше эшләгән. 2022 елның хезмәт семестрында студентлар отрядлары 150 меңнән артык кешене берләштерәчәк", - дип сөйләде Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков.

Студент отрядлары иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, социаль проектларда һәм хәйрия чараларында катнаша. Алар күпбалалы гаиләләргә, ветераннарга, ятимнәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итә, балалар приютларында һәм картлар йортларында иҗади очрашулар үткәрә, спартакиадаларда һәм патриотик акцияләрдә катнаша.

Шулай ук "боец"лар төбәк, төбәкара һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге яшьләр форумнарына делегатлар, оештыручылар яки иреклеләр буларак даими йөри.

Студент отрядлары хәрәкәтендә яшьләргә грант ярдәме күрсәтү системасы да җайга салынган. Проектлар кызыклы һәм төрле - мәсәлән, наркотикларга каршы “Выбор” мюзиклы, “Поколение 4.0” беренче медицина ярдәме мәктәбе, “Якын кешеләр” һәм “Табыгыз мине” югалган кешеләрне эзләү буенча волонтерлык хәрәкәте һәм башкалар. 2018-21 елларда откан акчаларның гомум суммасы 4,96 миллион сум тәшкил иткән.

Иҗтимагый тормышка пандемия керткән төзәтмәләргә карамастан, Башкортстанның төзелеш отрядлары үсеш алуын дәвам итә. Якындагы масштаблы планнардан - Уфада студентлар отрядлары Бөтенрусия слетын 2022 елның ноябрендә уздыру максаты тора, әлеге башлангычны яшьләр хәрәкәте лидерлары белән очрашу вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров та хуплады.

Фото Башинформ.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: