+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
22 февраль 2022, 19:53

Эшкуар булырга да белем кирәк!

Туймазы дәүләт юридик көллиятендә "Яшь эшкуар мәктәбе» курсы старт алды.

Эшкуар булырга да белем кирәк!
Эшкуар булырга да белем кирәк!

Колледжны быел тәмамлаучылар өчен каралган курсның спикерлары булып Туймазы районы бизнес-шерифы Ирина Токарева, Башкортстанның Хатын-кыз эшкуарлар ассоциациясе рәисе Алла Кузьмина, Туймазы районы хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Роман Белоусов, яшь эшкуарлар - колледжны тәмамлаучылар Алинә Биарсланова, Анастасия Новикова, Диләрә Җамалетдинова чыгыш ясадылар.

Кунаклар бизнес-идеяләрне гамәлгә ашыру буенча гамәли киңәшләр белән уртаклашты, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итте, яшь эшкуарлар өчен перспективалар турында сөйләде.

– Бүген яшьләрне кызыксындыра торган иң кирәкле темалар арасында - эшкуарлык, финанс грамоталылыгы һәм башка юнәлешләр, шуңа күрә Башкортстанда үз бизнесларын башларга теләүче яшьләрнең стартаплары, офлайн-консультацияләре бар, - дип билгеләп үтте республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Курс 3 атна дәвам итәчәк. Эшкуарларча фикерләү һәм эшкуарлык күнекмәләрен үстерү, яшьләр бизнес-башлангычларын активлаштыру һәм яшь профессионалларның мәшгульлегенә ярдәм итү курсның төп бурычлары булып тора. Дәресләрне көллиятнең икътисад кафедрасы укытучылары, Туймазы районы һәм шәһәренең уңышлы эшкуарлары үткәрәчәк.

Яшьләрнең башлангычларына ярдәм итү, шулай ук яшьләрнең эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү "Русия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында"гы Федераль законда беркетелгән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре исемлегендә күрсәтелгән.

Фото Хөкүмәт сайтыннан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: