+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
21 март 2022, 16:20

Яшьләребез профсоюзны үз итә!

Моны КВН фестивале күрсәтте.

Яшьләребез профсоюзны үз итә!
Яшьләребез профсоюзны үз итә!

Башкортстанның эшләүче яшьләренең түземсезләнеп, дулкынланып көткән КВН-2022 фестивале үтте. Юмор бәйрәмендә бөтен республикадан 17 команда катнашты. Күңелле, талантлы, эшне белүче булуы белән алар хезмәтне саклау, хәвефсезлек кебек җитди темаларга шаярды һәм шул ук вакытта профсоюз эшчәнлеге, хезмәт мөнәсәбәтләре турында тирән белемнәрен күрсәтте. Командалар безнең тормышта, илдә барган масштаблы үзгәрешләргә дә гаҗәеп тиз җавап бирделәр. Яшьләрне бүген нәрсә борчуын сөйләделәр. Компетентлы жюри, кызу фикер алышканнан соң, җиңүчеләрне игълан итте.

Шулай итеп, өченче урында - Росхимпрофсоюзның Башкортстан бүлекчәсенең «Метод Сольве» командасы (Стәрлетамак шәһәре), икенче урында - Русия Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының «Бер кояш астында» командасы, ә менә беренче урында - Русия халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең «Импульс» командасы (Уфа шәһәре).
Залны А1 командасыннан Альбина Сәлимова оптимизм, энергия, артистлык таланты белән сокландырды. Сүз уңаеннан, командада нибары бер кеше иде. Нәтиҗәдә, Альбина Сәлимова фестивальнең Гран-при иясе булды.
Альбина яхшы җырлый, бии, үз чыгышларының режиссеры һәм сценаристы да үзе, шигырьләрне студент чагыннан ук яза. Хәзер ул «Башнефтегеофизика» җәмгыяте Урал сейсмик экспедициясенең башлангыч профсоюз оешмасын җитәкли, чараларны оештыру буенча белгеч булып тора. Коллектив зур - 1200 кеше. Аларның 98 проценты - профсоюз әгъзалары.

Күптән түгел социаль түләүләрнең шактый артуына ирешергә һәм бу җиңүне күмәк килешүдә ныгытырга мөмкин булды. Кешеләр профсоюзга ышана һәм һәрвакыт монда ярдәм таба. "Беркемне дә рәнҗетергә бирмим", - ди Альбина Сәлимова.
КВН фестивалендә катнашучыларның барысы да республикада хезмәт куючы яшьләр дисконт профсоюз картасы, иганәчеләрдән призлар, бүләкләр алды. Юмор бәйрәменә йомгак ясап, Башкортстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко чараның республика профсоюзлары берләшмәсенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылуын искәртте һәм талантлы, иҗади, хезмәт законнарын белеп эшләүче барлык командаларның чыгышын билгеләп үтте. Профсоюз әгъзаларының 40 проценты диярлек яшьләр. Фестиваль профсоюзлар сафында яшьләр тагын да артыр дип өмет итә.
Фестиваль җиңүчеләрен яңа иҗади сынаулар көтә. Тиздән, 9 апрельдә, Уфада беренче тапкыр Идел буе федераль округының эшләүче яшьләр арасында КВН фестиваленең финал этабы узачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: