+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
24 март 2022, 10:40

Яңа төрле ашлама уйлап табылды

Анда бары тик үзебездә җитештерелгән чимал кулланыла.

Яңа төрле ашлама уйлап табылды
Яңа төрле ашлама уйлап табылды

Башкортстан дәүләт университетының химия факультеты галимнәре наноүлчәмле күкерт нигезендә «Агровит - NS» дигән универсаль минераль экологик хәвефсез ашлама тәкъдим итте.

Ашлама үсемлекләрнең иртә стадиясендә үсүен стимуллаштыра һәм аларны авырулардан саклый. Аның мөһим өстенлекләренең берсе - бодай бөртегендә аксымның һәм башка культураларның микъдарын арттыру, шуның нәтиҗәсендә нитратларның аксымлы азотка әверелүе һәм теләсә нинди чүп үләннәрен экологик яктан хәвефсез ысул белән юк итү күзәтелә.

- Безнең аграрийлар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга, Башкортстанны гына түгел, башка төбәкләрне дә төп азык-төлек белән тәэмин итәргә әзер, - дип билгеләп үтте республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Шул ук вакытта без чит ил аналогларын алыштырырга гына түгел, ә аларны уздырырга сәләтле яңа эшләнмәләр булдыручы галимнәребезгә зур өмет баглыйбыз. Башкорт дәүләт университетында эшләнгән «Агровит - NS» ашламасы безгә оптимизм өсти һәм безнең галимнәрнең мондый бурычлар көченнән килә дип расларга мөмкинлек бирә.

Бүген авыл хуҗалыгында кулланылучы кальций, магний, барий, стронций, литий, натрий һәм калий полисульфидлары нигезендә инновацион продуктлар җитештерү оештырылган.

- «Агровит - NS»ның мөһим өстенлеге - бары тик үзебезнең чималны гына кулланып, инновацион продукт җитештерү, - ди Башкортстан дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин. - Шулай итеп, безнең галимнәр төбәкнең социаль-икътисади үсеш стратегиясе кысаларында агросәнәгать паркын үстерүгә зур өлеш кертә.

Ашлама Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында һәм Төркиядә уңышлы сынаулар узды. Проект нәтиҗәләре «American-Eurasian Journal of Agricultural & Environmental Sciences», «Известия вузов» журналларында бастырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: