+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
30 март 2022, 19:31

"Карьера көннәре-2022" яшьләргә ярдәм итә

Өч көн дәвам иткән форум яшьләргә эшкә урнашуда кирәкле юнәлешләр бирә.

"Карьера көннәре-2022" яшьләргә ярдәм итә
"Карьера көннәре-2022" яшьләргә ярдәм итә

29 мартта эшкә урнаштыру буенча беренче масштаблы «Карьера көннәре-2022» форумы ачылды, ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Өч көн дәвамында Форум эшендә 500дән күбрәк студент, 35 укытучы, 28 предприятие һәм оешма катнаша.

Форумның эш программасы "түгәрәк өстәл"ләр үткәрүне күз уңында тота, анда колледжны тәмамлаучыларны уңышлы эшкә урнаштыру технологияләре турында фикер алышалар, яшьләр мәшгульлегенә нәтиҗәле ярдәм итү буенча гомум карарлар чыгарыла.

- Бүген һөнәри белем эш бирүчеләр ихтыяҗларын исәпкә алып үсәргә, ә мәгариф һәм хезмәт өлкәләре арасындагы диалог үзара төгәл йөкләмәләр нигезендә төзелергә тиеш, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Диалогка Башкортстанның дәүләт хакимияте органнары вәкилләре - мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов һәим башкалар җәлеп ителде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: