+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
30 март 2022, 16:42

Тәвәккәлләгез, яшьләр!

Башкортстанның 14 яшьтән 35 яшькә кадәр авторлары, журналистлар, блогерлары 100 мең сумга кадәр акча ота ала.

Тәвәккәлләгез, яшьләр!
Тәвәккәлләгез, яшьләр!

"Лидер бул. Фикереңне яз. Тренд булдыр" - Русия Мәгариф министрлыгы шундый девиз астында конкурс үткәрә. Бу - иҗади яшьләр ярышы. Моның өчен аларга 30 июньгә кадәр теләсә нинди уңайлы ысул белән заявка бирергә кирәк:
иң яхшы текстны https://clck.ru/eMX54 сайтының конкурс бүлегенә җибәрергә;
"ВКонтакте"дагы «Алый парус» төркеменә текст куярга: https://clck.ru/eMX5;;
аны социаль челтәрләрдә # АлыйПарус_КП хештегы белән бастырырга.

Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк:
- "Тематик блог " (пост, автор текст-контенты ирекле формада);
- "Публицистик журналистика» (мәкалә, репортаж, күзәтү, очерк);
- "Әдәби-нәфис әсәр» (хикәя, эссе).

Конкурс турында тулырак мәгълүматны Мәгариф министрлыгы сайтында белергә мөмкин: https://clck.ru/NdGrJ яки конкурс төркемендә https://clck.ru/eMX55

Иң яхшы яшь авторлар 30 000 сумнан 100 000 сумга кадәр премия, "Ал җилкән"нең иң яхшы авторы» исеме, шулай ук "Таврида" белем бирү заездларының берсендә катнашу мөмкинлеге алачак.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: