10-23 апрельдә Башкортстанда “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” Х милли чемпионатының финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары һәм “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” Х милли чемпионатының финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышлары башлана.
- Чемпионат катнашучыларның тәҗрибәле экспертлар җитәкчелегендәге кызыклы һәм кирәкле һөнәрләрдә үз көчен сынап карый алуы белән кызыклы. Сайлап алу ярышларында җиңүчеләр, үз төбәгенең намусын яклау һәм Русия милли җыелма командасы составына керү мөмкинлеген алу өчен, ел саен уздырыла торган “Яшь профессионаллар” милли чемпионаты финалында очраша, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Республика мәгариф оешмалары мәйданчыкларында төп яшь категориясе (16-22 ел) һәм 4 компетенция - Юниорлар категориясе өчен 7 компетенция буенча ярышлар узачак. Русия Федерациясенең 63 төбәгеннән 184 конкурсант «Ташны архитектур эшкәртү», «Банк эше», «Предприятиенең 1С платформасында бизнес өчен IТ», «Умартачылык», «Реклама», «Турагентлык эшчәнлеге», «Туроператор эшчәнлеге» компетенцияләре буенча катнашачак.
Күрсәтелгән 7 компетенция буенча сайлап алу ярышлары республикада беренче тапкыр уздырыла.