-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
12 апрель 2022, 15:45

«WorldSkills Russia»да яшьләр җыелачак

Кичә Башкортстанда «WorldSkills Russia» Х Милли чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу һәм йомгаклау ярышлары старт алды.

«WorldSkills Russia»да яшьләр җыелачак
«WorldSkills Russia»да яшьләр җыелачак


Алар 23 апрельгә кадәр республиканың белем бирү оешмалары мәйданчыкларында төп яшь категориясе өчен 7 компетенция (16-22 яшь) һәм үсмерләрнең 4 компетенциясе буенча узачак. Русиянең 63 төбәгеннән 184 конкурсант үз эшендә «Ташны архитектур эшкәртү», «Банк эше», «1С Предприятие платформасында бизнес өчен ИТ-карарлар», «Умартачылык», «Реклама», «Турагент эшчәнлеге», «Туроператор эшчәнлеге» компетенцияләре буенча иң яхшы исем өчен көрәшәчәк.
Быел төп ярыш мәйданчыклары: Мәләвез күппрофильле һөнәри колледжы, Сибай күппрофильле һөнәри колледжы Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледжы, физик культура, идарә һәм сервис Стәрлетамак колледжы, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы, Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университетының Уфа филиалы. Катнашучылар һәм компатриотлардан тыш, ярышлар эшендә мәйданчыкларның техник администраторлары, техник экспертлар һәм волонтерлар катнашачак.
Станислав Прокофьев республикага "Яшь профессионаллар (Worldskills Russia)" X Милли чемпионаты финалына тиңләштерелгән "Банк эше" компетенциясендә йомгаклау ярышларын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Ачылу тантанасында шулай ук Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова, Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Федераль казначылык идарәсенең Башкортстан буенча җитәкчесе Светлана Мәрвәрова һәм Русия банкының Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Кашапов катнаштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: