+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
15 апрель 2022, 19:43

Республика яшьләреннән 100 кеше «Смарт-тау»да катнашачак

Гаризаларны 18 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

Республика яшьләреннән 100 кеше «Смарт-тау»да катнашачак
Республика яшьләреннән 100 кеше «Смарт-тау»да катнашачак

Башкортстанда «Смарт-Тау 6.0» төбәк яшьләр мәгариф форумына заявкалар тапшыру кампаниясе старт алды. Алтынчы ел рәттән 25-27 апрельләрдә «Президент Отель» базасында мәйданчык республика шәһәрләре һәм районнарыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 100 социаль проект авторын берләштерәчәк.

- Икенче тапкыр «Смарт-тау» һәм «Үсеш территориясе» - төбәкнең ике эре яшьләр форумы «Инсайт успеха» гомуми бренды астында уза. "Смарт-тау" форумы чираттагы тапкыр республиканың барлык почмакларыннан идея һәм креатив яшьләрне җәлеп итү ноктасы булачак. Безнең максат - катнашучыларда социаль инжиниринг инструментларын эзләү һәм камилләштерү өчен шартлар тудыру, аларны бөтенрусия форумы кампаниясенә һәм федераль грант конкурсларына әзерләү. Бу эшне көчәйтү өчен форумда катнашучылар белән "Росмолодежь" проектларының Бөтенрусия конкурсы экспертлары эшләячәк, - дип билгеләп үтте форум дирекциясе җитәкчесе, Башкортстанның Яшҗләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вито Сабиров.

Өч көн дәвамында катнашучыларны мастер-класслар, проект сессияләре, федераль экспертлардан кейслар һәм консультацияләр, төбәк спикерлары белән мотивацион очрашулар, иҗади һәм спорт программасы көтә.

Экспертлар белән эшләү нәтиҗәләре буенча 18 яшьтән 30 яшькә кадәр катнашучылар үз проектларын конкурста тәкъдим итәчәк һәм 20, 30 һәм 50 мең сум күләмендә «күтәртү» грантлары алачак.

Форумга теркәлү 18 апрельдә тәмамланачак, 23:59 сәгатьтә «Смарт-тау»да катнашучылар составын федераль экспертлар билгеләячәк. Гариза бирү өчен «Русия яшьләре» АИСта анкета тутырырга кирәк:[url=https://myrosmol.ru/event/93065.]https://myrosmol.ru/event/93065[/url]. Мәҗбүри шарт - гаризага тутырылган проектның карточкасын беркетү.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: