Уфа чираттагы тапкыр халыкара вакыйгалар уздыру өчен лаеклы мәйданчык статусын раслаячак. 22 апрельдә Уфаның Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында "Безнең заман герое" Х Бөтенрусия телевизион иҗтимагый премиясе бүләкләрен тапшыру тантанасы узачак.
Башкортстан башкаласына киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Русиянең төрле шәһәрләреннән чын геройлар киләчәк. Быел беренче тапкыр номинантлар шулай ук Беларусь Республикасыннан да бар.
Исегезгә төшерәбез, "Вся Уфа" телеканалы ел дәвамында бөтен ил буйлап игелекле эшләр кылучы, каһарманлык күрсәтүче, ачышлар ясаучы кешеләр турында тарихлар җыйды.
Быел хэдлайнерларның берсе - Минск шәһәреннән Стефания Соколова «Голос дети» тамашасының җиденче сезонында катнашачак. Яшь талант Белоруссиядән делегацияне дәртләндерергә киләчәк, аларны премиягә беренче тапкыр номинацияләделәр. Элегрәк "Герой нашего времени"да Русия халкы гына катнашкан иде.
"Вся Уфа" һәм "БСТ" телеканалларында яисә "ВКонтакте" төркемендә "Герой нашего времени" премиясенең туры трансляциясен 22 апрельдә 19:00 сәгатьтә карагыз.